Бу көздә төзүчеләр Алабуга районының Хлыстово авылында 100 урынлы клуб төзелешен төгәлләячәкләр. Шул ук объект янында ФАП бинасы да төзелә. Бүген торак пунктта 700гә якын кеше яши. "Объект бик мөһим һәм кирәкле, чөнки халык арасында яшьләр бик күп", - дип уртаклаша җирле халык. Клуб янында яңа фельдшер-акушерлык пункты да төзелә. Ике объект та бер урамда урнашкан. Медпункт төзелеше августта башланды. Булачак бинага барлык инженерлык коммуникацияләре дә ясалган, объект барлык кирәкле җиһазлар белән комплектланачак: монда карау һәм процедура кабинетлары, шулай ук пациентларны кабул итү кабинеты урнашачак.
Очрашуда Дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан төбәкара элемтәләрне җайга салу юнәлешендә чит ил партнерлары белән генә түгел, Рәссәй Федерациясенең барлык субъектлары белән дә актив эшли. Мәсәлән, тәҗрибә уртаклашу максаты белән республикага Воронеж өлкәсеннән нәтиҗәлелек үзәгенең дәүләт идарәсе процессларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Е.И. Сапронов һәм нәтиҗәлелек үзәгенең дәүләт идарәсе процессларын оптимальләштерү бүлегенең әйдәп баручы аналитигы Ю. А. Фирсова җитәкчелегендәге делегация килде. Сәфәр барышында воронежлылар башкарма хакимият органнары эшчәнлеген оптимальләштерү һәм автоматлаштыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыралар. Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров тәкъдим ителгән тәҗрибә эштә файдалы һәм кулланылыр, шулай ук куелган дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде. «Рәссәй Федерациясенең һәр субъектында үз үзенчәлекләре бар, кызыклы проектлар һәм казанышлар кебек үк, теге яки бу өлкәдә эшләнмәләр бар. Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык, булган тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашырга әзер», – дип ассызыклады министр урынбасары.
Бүгенге көндә "Стройком Плюс" җәмгыяте оешмасының бер төркем хезмәткәре Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы мәдәният йортын капиталь төзекләндерү белән мәшгуль. Клуб төзелешенә 4,5 млн сум акча каралган.
Республика программасы кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерүче мәдәният учагы тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмый аның.
- Әле ике ай элек кенә эшкә керешкән идек, финишка якынлашканны сизми дә калганбыз, - ди оешманың мастер-прорабы Заһир Ризагетдинов. – Шактый зур мәйданны алып торган бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды. Алга таба су, канализация торбаларын яңабаштан уздырып, санитар бүлмәгә плитә ябыштырасы, буяу эшләрен төгәллисе, ишекләр куясы, керү юлына брусчатка җәясе бар.
Бүгенге көндә оешма көче белән Туембашта 4 млн сумлык, Янил мәдәният йортында 12 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара. Поч.Сутер авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астына кертелә. Шулай ук биредә ашханәгә дә капиталь ремонт ясала. Төзекләндерү 15 миллион сумга төшә.
Татарстан Республикасында 2019 елның 9 августына 1 млн. 564,5 мең кв.м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 64,5 %ы. Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 848 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн. 706 мең сумлык 248 карар чыгарылган.
2019 елның гыйнвар-август айларында республикада 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шул исәптән 2се – үлем очрагы, 10сы – авыр имгәнү (2018 елның шул чорында – 15 бәхетсезлек очрагы, шул исәптән 5се – үлем очрагы, 10сы – авыр имгәнү).
Ирек Фәйзуллин социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. ДТФның инвестицион программасы буенча 2019 елга барлыгы гомуми мәйдны 438,3 мең квадрат метрлы 7 мең 838 фатирлык 165 йорт тапшырылырга тиеш.
9 августка статистика органнарына мәйданы 147,8 мең кв.м. булган 2 мең. 553 фатирлы 73 йорт буенча хисап тапшырылган. 92 объект буенча 34 объект әзер диярлек, 14 объектта төзелеш төгәлләнгән; 35 объект уртача әзерлектә, 23 объектта эшләр күп әле.
2019 елга бүленгән бюджет акчлары чикләрендә 441 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (688 млн. 490,6 мең сумга), шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар, 5 һәм аннан да күбәрәк баласы булган 33 гаилә.
9 августка 33 күп балалы гаиләгә (155 млн. 663 мең сум) сертификатлар төзелгән. 22 сертификат гамәлгә ашырылган (107 млн. 577 мең сумга). 54 яшь гаилә субсидияләр алу исемлегенә кертелгән.
«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән, РФ бюджетыннан – 1 млрд 273,3 млн. сум, гомуми суммасы – 3 млрд. 273,3 млн. сум. 35 муниципаль берәмлектә 54 җәмәгать киңлеге объектын төзекләндерү планлаштырылган.
«Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 21 млн. 494 мең сумга (бюджет РФ бюджеты – 12,14 млн. сум, ТР бюджеты – 9,3 млн. сум) 12 гомуми белем оешмасын (5 мәктәп, 5 балалар учреждениесе һәм 2 өстәмә белем учреждениесе) җайлаштыру каралган. 8 августка эшләр 11 объектта алып барыла.
Ирек Фәйзуллин сыер фермалары төзү турында да сөйләде. Финанслау күләме 400 млн. сум. 7 муниципаль берәмлектә 13 сыер фермасы төзү каралган (Актаныш, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Тукай, Ютазы районнары). 9 августка эшләр 13 объектның 6сында бара. Актаныш районында 6 объектта эшләр тәмамланган.
Сыер фермаларына капиталь ремонт дәвам итә. Финанслау күләме 657 млн. 738 мең сум. Шулар арасында 35 муниципаль берәмлектә 155 сыер фермасы. 9 августка эшләр 85 объектта алып барыла. 24 райондагы 59 объектта эшләр тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, машина-трактор паркларына капремонт программасы буенча финанслау күләме 164 млн. 182 мең 700 сум тәшкил итә. Планда 68 машина-трактор паркы. 9 августка эшләр 39 объектта бара. 9 райондагы 24 объектта эшләр тәмамланган.
35 муниципаль берәмлектәге 129 иген амбарына капиталь ремонт каралган. Финанслау күләме 368 млн. 341 мең сум. 9 августка 56 объектта эшләр бара. 28 райондагы 71 объектта эшләр тәмамланган.
Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы күп фатирлы йортның 9439 ишегалды исәпләнә. Бүгенгә 8326 (98%) ишегалды үлчәнгән. 7696 сендә (90,3%) схемалар әзерләнгән.
Тантаналы чара барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Татарстан Республикасы ел төзүчесе» премиясенең җиңүчеләрен атады. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнаштылар. ТР Президенты төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Республиканың төзелеш комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов бүләкләнде. Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән «Домкор Индустрия» ҖЧҖнең 24 нче формалау цехы слесарь-ремонтчысы А.Л. Нечаев, «Татнефтепроводстрой» ААҖ генераль директоры А. Г. Пилишкин бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме «Татлизинг» ТР ДУП баш инженеры Х.Ш. Гыйльфановка, «ЛенИнвестСтрой» ҖЧҖ кран машинисты М. М. Ибраһимовка, «Күчмә механикалаштырылган 5 нче колонна» ҖЧҖ штукатур-буяучысына Г. Г. Фәтхуллинага, «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Р. Ф. Хисаметдиновка бирелде.
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле хезмәттәшләр!
Һөнәри бәйрәм-Төзүчеләр көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән җылы котлауларымны кабул итегез! Соңгы елларда республика төзелеш комплексы күп эшләр башкарды, әмма тагын да күбрәк эшлисе бар: уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, халыкны үтемле торак һәм социаль-мәдәни өлкә объектлары белән тәэмин итү, территорияләрне комплекслы үстерү, шулай ук төзелеш тармагын модернизацияләү бурычларын хәл итәргә кирәк. Үз эшебез белән без һәр Рәссәй гражданы һәм һәр гаилә тормышында реаль уңай үзгәрешләр кертергә тиеш. Республикабызның төзелеш тармагында хезмәт итүчеләргә, республика өчен генә түгел, федераль әһәмияткә ия булган бурычларны профессиональ рәвештә хәл итә белүләре өчен рәхмәт белдерәм. Тармакның барлык ветераннарын күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, һөнәри җиңүләр һәм шәхси казанышлар, тотрыклылык һәм чәчәк атуыгызны телим!
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Казан» ММҮ проектын киләчәктә үстерү буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм башкалар катнашты. Казансу елгасы яр буе проектын һәм «Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү проектын интеграцияләү буенча агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Казанда «Волжские просторы» торак комплексында балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша. Рауис Гәрәев урамындагы объектны 1-нче сентябрьдә ачу планлаштырыла. 220 урынлык балалар бакчасы илебездә лифтлы беренче мәктәпкәчә учреждение булачак. Бу хакта бүген шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа балалар бакчасына пресс-тур барышында ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров сөйләде.
Уку йортын торгызу 2018 елда «Демография» милли проекты кысаларында башланды. Өч катлы балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 201 млн. сум бүлеп бирелгән. 4,6 мең кв.м мәйданлы объектны «БарсЭлитСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи.
Яңа балалар бакчасына яшь ярымнан олырак балалар йөри ала. Ясле төркемнәре бинаның беренче катында урнашкан. Һәр төркемнең үз йокы бүлмәсе, гигиена бүлмәсе, буфет һәм чишенү бүлмәсе бар. «Бакчаның үзенчәлеге шунда ки, аны проектлаганда балаларның гармонияле үсеше өчен барысы да исәпкә алынган. Гадәти балалар бакчалары өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен проектлана, бу ясле төркемнәре өчен эшләнгән, анда 1,5 яшьтән олырак балалар йөри ала», - дип аңлатты С.Шырыбыров.
Балалар бакчасының икенче катында урта яшьтәге балаларның алты төркеме өчен бүлмәләр булачак. Шунда ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар урын алачак.
ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары сөйләвенчә, балалар бакчасы 1-нче сентябрьдә үк үз ишекләрен ачачак. Объектта гомумтөзелеш эшләре тәмамланган, отделка эшләре ахырына якынлаша, хәзерге вакытта якын-тирә территорияне төзекләндерү, уен мәйданчыкларында күләгә япмалары урнаштыру эшләре бара.
Яңа балалар бакчасында аз хәрәкәтләнүче балалар төркемнәрен укыту өчен шартлар тудырыла. Илдә беренче буларак мәктәпкәчә учреждениедә лифтлар урнаштырылачак. «Мондый балалар бакчасы булганы юк иде әле, бу - уникаль уку йорты», - диде С.Шырыбыров.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада «Демография» милли проекты кысаларында барлыгы 6010 урынлы 29 балалар бакчасы төзелә, шуларның 10-сы - Казанда.
7 августта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстан Республикасының 2019 елның иң яхшы сметачысы» исеменә республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручылар-ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе, «Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе» Федераль автоном учреждениесе Казан филиалы, ТР Төзүчеләр берлеге, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев ачты, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм масштаблы бурычларны хәл итеп, төзелеш тармагының квалификацияле хезмәткәрләре булуын һәм калуын билгеләп үтте. «Төзелеш комплексының нәтиҗәле үсеше төрле проектларны гамәлгә ашыру юлы белән ирешелә. Һәм аларның берсе - «Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы» һөнәри осталык конкурсы. Киләсе елда Җиңүчеләр арасында быел бераз уңыш җитмәгәннәрне күрергә өметләнәбез. Конкурста ел саен – үз күнекмәләрен камилләштереп катнашырга мөмкин. Ә бер тапкыр җиңү яуламаса - үз көчеңне янә сынап карарга», - дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары катнашучыларга.
Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И.С. Гыймаев үткәрде. Чарада контроль-күзәтчелек органнары – Ростехнадзор, ТРда хезмәт буенча Дәүләт инспекциясе, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре, дәүләт заказчылары, подрядчы оешмалар һәм башня краннары бирүче оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә башня краннарын эксплуатацияләгәндә кранчылар өчен хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Башня краннарын эксплуатацияләүче оешмаларга күзәтчелек итү өлешендә, Ростехнадзор идарәсе республиканың 297 башня кранын, шул исәптән Казан шәһәре буенча 224 башня кранын эксплуатацияләүче 81 оешмасын күзәтә. Шулай ук кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Кранчы машинистларны укыту курслары күп булуга карамастан, укыту процессында практик өлеш юк. Ягъни, машинист укуның 3 аеннан соң биеклектә эшләү турында теоретик күзаллаулары гына бар. Транспорт техникумнарында кирәкле факультетлар юк.