Казанда WorldSkills дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының төп составына 14 татарстанлы керде. Ярышларда илне барлыгы 63 яшь белгеч тәкъдим итәчәк.
Россия җыелма командасына 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге 14 кыз һәм 49 егет кергән. Алар - Архангельск, Брянск, Волгоград, Воронеж, Кострома, Курган, Ленинград, Липецк, Новосибирск, Оренбург, Орлов, Рязань, Самара, Свердловск, Тула, Төмән, Ульяновск, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләре, Краснодар һәм Красноярск крайлары, Башкортстан, Татарстан, Чувашия республикалары, шулай ук Мәскәү вәкилләре.
Яшь белгечләр хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика, сәнәгать җитештерүе, мәгълүмати технологияләр, сәнгать һәм дизайн, төзелеш өлкәсендә WorldSkills International төп исемлегенең 56 компетенциясе буенча чыгыш ясаячак.
Россия катнашучыларын 56 халыкара эксперт озата барачак, алар дөньяның башка илләрендә катнашучыларны бәяләячәк. Дүрт ярыш көне дәвамында җыелма командага халыкара эксперт бергәлеге һәм индустриянең әйдәп баручы компанияләре тарафыннан һөнәри осталыкны бәяләү өчен эшләнгән биремнәрне үтәргә кирәк булачак.
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты финалистларын 27-нче августта «Казан Арена»да узачак ябылу тантанасында алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләячәкләр. 700 балл җыйган кешеләргә WorldSkills чемпионатларында катнашучыларның халыкара бергәлек тарафыннан һөнәри танылуын раслый торган медальон бүләк ителәчәк, дип хәбәр итә «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге.
Югары нәтиҗәләргә ирешкән Россия катнашучылары, шулай ук аларның экспертларына 1 млн. сумга кадәр акчалата премияләр биреләчәк. «Профессионаизм өчен медальон» өчен катнашучыларга – 300 мең, бронза медаль өчен – 400 мең сум, көмеш медаль өчен – 500 мең сум, алтын медаль өчен 1 млн сум бүләк каралган.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 Татарстан башкаласында 22-27 августта узачак. Анда дөньяның 69 иленнән 1500-гә якын конкурсант катнаша, алар 56 компетенциядә ярышачак. Чемпионат 2019 елда Россиядәге иң масштаблы халыкара чара булачак.
Казанның архитекторы Анна Будникова Нью-Йоркта иң яхшы фәнни проект өчен Biodesign Challenge премиясен алды. Халыкара берләшмәгә үзенең тикшеренүләре турында белдерү өчен, архитектор 36 университеттан һәм дөньяның югары мәктәпләреннән 500 катнашучы арасыннан сайлап алынган. Бүләге белән бергә ул тикшеренүләрен халыкара фәнни журналларда чыгарырга хокукын алган. Biodesign Challenge программасы глобаль проблемаларны хәл итү өчен биотехнологияләр эзләүче студентларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Студентлар проектлары фәнни берләшмәгә 21 июньдә тәкъдим ителде, ә моңа кадәр (сайлап алганнан соң) алар биологлар-супервайзерлар ярдәмендә ярты ел дәвамында үз проектлары өстендә эшләделәр.
Ирек Фәйзуллин, Казан ш., Бондаренко ур., 1224 укучыга исәпләнгән йокы комплексы белән җиһазланган мәктәбенең, фасад чишелешләрен карап тикшерү, Казан шәһәренең А. Бичурин ур., 165 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең, «Адымнар» проекты - полилингваль белем бирү комплекслары брендбук типологиясе нигезендә эшләнгән фасад чишелешләрен карап тикшерү буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә министр урынбасары Владимир Кудряшев, «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе башлыгы Марат Айзатуллин, «Татинвестгражданпроект» Дәүләт Унитар Предприятиесе генераль директоры вазифаларын башкаручы Хәйдәр Хасьянов, «Грань» ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, архитекторлар Елена Аралова, Марианна Саркисян, Алена Нестерова, Анна Хәкимова, Казан шәһәре Совет районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Алсу Хәмзина катнаштылар. 2019-2022 елда Татарстан Республикасында 6 полилингваль белем бирү комплексы төзү планлаштырыла. Белем бирү киңлекләрен, рекреацион зоналар һәм укучыларны социальләштерү зоналары, архитектура чишелешләре, технологияләре, җиһазлары буенча иң яхшы чит ил һәм Рәссәй тәҗрибәләре өйрәнелде. 2019-2022 елларда 6 мәктәп, 3 мәктәп янкорма, 1 Йокы корпусы һәм 4 балалар бакчасы төзү, Казанның 165-нче номерлы мәктәбенең гамәлдәге бинасын, 2 өстәмә белем бирү үзәген (шәһәр читендәге) реконструкцияләү, 2 мәктәпне ремонтлау, 21 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла.
КДАТУда «Тукай Юлы — Путь Тукая» мәдәни-хаҗилар маршруты эшләнде. Әлеге сәяхәтнең яңа юлы татар шагыйре Габдулла Тукай хөрмәтенә үз исемен алды һәм аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле төп урыннарны үз эченә алачак. Маршрут Татарстан Республикасының төньяк районнарын колачлый: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау. Тест режимында аны 29 июньдә узачаклар. «100гә якын казанлы үзәк тимер юл вокзалыннан Арчага кадәр электричкаларда барачак, ә аннан җәяү яки велосипедта бөтен маршрутны үтә алачак», — диелә хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан алып тикшерүләр нәтиҗәләре буенча шәһәр төзелеше законнарын бозган өчен административ хокук бозулар турында 643 карар чыгарылган. Аларның 39 ы – Дәүләт торак фонды, ә 283 карар - коммерция йортлары буенча.
Бүгенге көнгә гомуми суммасы 18,2 млн сумнан артык штраф салынган.
Министрлыкта коррупциягә каршы көрәшнең хокукый һәм оештыру инструментларын һәм механизмнарын камилләштерү буенча эш җайга салынган. Коррупциягә каршы эшне бәяләү һәм координацияләү өчен коррупциягә каршы тору министры каршындагы Комиссия һәм дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе төзелде, алар составына Иҗтимагый совет әгъзалары, югары уку йортлары вәкилләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре керә. 2018 елда комиссияләрнең 6 утырышы уздырылды. Эш планнары ел саен карала һәм раслана. Норматив хокукый актлар проектлары буенча иҗтимагый фикер алышуны һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза тәэмин итү эше оештырылды. 2018 елда коррупциячел факторларны булдырмау максатында 134 норматив хокукый акт проектына экспертиза үткәрелде.
Татарстанга Милли проектларны тормышка ашыруны бәяләү өчен Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары делегациясе килде. Сәфәр нәтиҗәләре буенча республиканың партия активы белән фикер алышу булачак. Парламент вәкилләре – сенатор Ирек Ялалов Дәүләт Думасы Депутатлары Владимир Афонский һәм Ирек Зиннуров белән бергә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыруны бәяләделәр. Кунаклар Әбсәләмов урамы скверында, «Яз» торак комплексында: «Яз» паркында, 1501 урынга исәпләнгән мәктәптә һәм 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасында булдылар: «Яз» торак комплексы мәйданы 31,15 га тәшкил итә. Комплекс составына җир асты автостоянкалары, офислары һәм хезмәт күрсәтү учреждениеләре булган 10 һәм 19 катлы йорт керә. Комплекс территориясендә 340 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы, 1501 урынга исәпләнгән мәктәп, 989 һәм 1096 урынга исәпләнгән ике күпкатлы паркинг проектланган. Проект белән шәһәрнең табигый каркасына бәйле гомуми файдаланудагы территорияләрне яшелләндерүнең өзлексез системасын формалаштыру каралган. Гомуми файдаланудагы территорияләрне яшелләндерү системасы Нокса елгасы буенда рекреацион зона (парк) төзү, паркны торак комплексы белән тоташтыручы бульварлар булдыру, яңа үзләштерелә торган территорияләрдә торак һәм иҗтимагый төзелеш төзү хисабына формалаша. Рекреацион-ландшафт зонасының гомуми мәйданы 10,8 га тәшкил итә.
Бөгелмә муниципаль районында 11 ел эчендә гомуми мәйданы 1448,1 мең кв.метр булган 635 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган. Хәзерге вакытта 64,6 меңнән артык кеше торак шартларын яхшырткан. Финанслауның гомуми күләме 2388,1 млн. сум тәшкил итә. 2019 елда 47 йортны яхшырту планлаштырыла. Программаны финанслау 218,374 млн сум тәшкил итә. Бөгелмә районының ТКХ департаменты директоры Ринат Манасыпов бүгенге көндә 38 күпфатирлы йортта эшләр башлануы турында сөйләде - бу гомуми санның 80,8%. Эшләрне 2019 елның 1 октябренә кадәр төгәлләү планлаштырыла. "Мәҗбүри эшләр исемлегендә: үзәк җылыту, су һәм электр белән тәэмин итү системаларын алыштыру, фасадларны һәм түбәләрне ремонтлау. ТКХның энергия нәтиҗәлелеген арттыруга аерым игътибар бирелә», - дип билгеләп үтте Ринат Манасыпов.
Татарстан Республикасында 2019 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 35,6%ка үтәлгән. Барлыгы бу программа кысаларында 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл клубларын капиталь ремонтлау тәмамланды. Яңа Кәкерле һәм Иске Чокалы авыл мәдәният йортлары 2019 елда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында ремонтланды. Эшләр барышында биналарда идәннәр, сәхнә һәм эчке инженер челтәрләрен ремонтлау эшләре башкарылды. Билгеләп үтик, 2019 елда Татарстанда 40 Авыл клубы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Бу максатларга республика бюджетыннан 400 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә программаның үтәлеше 50 проценттан артык тәшкил итә. Шулай ук Татарстанның Әлки, Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары объектларында төзү-монтаж эшләре тулысынча тәмамланган.