Татарстан Республикасы җитәкчеләре һәм төзелеш тармагы оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашында Рәссәй төзүчеләр Союзы, Төзүчеләрнең Милли берләшмәсе һәм төзелеш өлкәсендә эшмәкәрлек буенча РФ ССП комитетының уртак киңәшмәсе онлайн режимда трансляцияләнә. Киңәшмәдә Рәссәй төзүчеләр союзы президенты Владимир Яковлев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Онлайн трансляцияне сылтама буенча карарга була.
«Җитештерү биналары. Табигый һәм берләштерелгән яктыртуны проектлау кагыйдәләре» 419.1325800 2018 КҖ кагыйдәләре җыентыгы үз көченә керде, аның нормалары җитештерү биналарын табигый һәм берләштерелгән яктыртуны проектлауга һәм реконструкцияләүгә таләпләр билгели. Документ нормаларын куллану эш өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кагыйдәләр җыелмасында бинаны ачык пространство участогында урнаштырганда яктырту системалары булган биналарны табигый яктыртуның нормалаштырыла торган параметрларын исәпләү алымнары, шулай ук биналарны бер-берсенә карата урнаштыруның төрле схемалары булган төзелешләрне исәпкә алып, китерелде.
Очрашуда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Визит барышында делегация әгъзаларына республиканың потенциалы, шулай ук регионда калдыклар белән эш итү системасын реформалауның барышы турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап, Рәссәйнең башка төбәкләре кебек үк, Татарстан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Республикада ике төбәк операторы сайланды, болар - «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе ИК» ҖЧҖ (көнбатыш зонасы) һәм «Гринта» ҖЧҖ (көнчыгыш зонасы). Алар белән килешүләр 10 елга төзелгән. «Ел саен Татарстанда 1 млн. 613 мең тонна яки 12 млн. 443 мең кубометр каты коммуналь калдыклар барлыкка килә. Калдыкларны урнаштыру билгеләнгән егәрлектәге калдык ресурсы булган калдыкларны урнаштыру объектларының дәүләт реестрына кертелгән полигоннарда гамәлгә ашырыла. Әлеге полигоннар республиканың яңа мөрәҗәгать системасына күчкәнче булдырылган һәм калдык ресурсын бетергәнче – Төзелеш Министрлыгы бәяләве буенча, күп дигәндә, 4-5 ел файдаланылачак. Каты көнкүреш калдыкларын саклау һәм эшкәртүнең территориаль комплекслы схемасы расланды». Ул шулай ук республикада экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелүен ассызыклады.
13 июньгә республикада 1 млн. 255 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу – планның 51,8%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 574 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 635 мең сумлык 144 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 566 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 2019 елның 13 июненә статистика органнарына гомуми мәйданы 119,4 мең кв. метр булган 2 мең 69 фатирлык 45 йорт буенча хисап тапшырылган: 60 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 19, 41ендә эшләр күп әле.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Шулардан 21 чернобыльчегә һәм 18 мәҗбүри күченүчегә һәм 1 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү карала.
2019 елгы күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 29 йорт әзер диярлек, 30ы – уртача әзерлектә, 4сендә эшләр күп әле.
Индивидуаль торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325 йорттан 4 мең 171 объект гамәлгә кертелгән.
14 июньгә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 11 объектта эшләр оештырылган. 21 объектның 20сендә эшләр бара.
Республикада яслеле балалар бакчалары төзү буенча 2 объектта эшләр тәмамланган (Арча, Тукай районнары). 27 объектта төзелеш дәвам итә.
Фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча 45 объектның 1сендә эшләр тәмамланган. Бүгенгә 9 табиб амбулаториясен төзү дәвам итә.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов та чыгыш ясады. Ул республикада юлларны ремонтлаганда ясалган норма бозулар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов намуссыз подрядчыларга карата тиешле дисциплинар чара күрергә кушты. «Без яхшы юллар салырга тиеш, моңа бит шактый гына акча бүлеп бирелә. Барысын да җентекләп тикшерергә кирәк: асфальт-бетон катнашмасының сыйфатын да, кирәкле технологияләрне грамоталы үтәүне дә. Әгәр подрядчылар нормаларны бозалар икән, аларга җәзасын да бирергә кирәк. Бездә аның өчен штарфлар каралган. Бозылган нормаларны подрядчылар үзләре үк төзәтергә тиеш», - диде ТР Президенты.
Дискуссия мәйданчыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә Казан архитектура-төзелеш университеты тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде. Региондагы ведомстволар, эксперт һәм проект оешмалары, тармак предприятиеләре вәкилләре югары дәрәҗәдәге ныклы бетон куллануның техник-икътисадый нәтиҗәлелеге, аларны республиканың бетон заводларында куллануның һәм җитештерү реаль мөмкинлеге һәм башка мөһим темалар буенча фикер алыштылар. Чакырылганнарны сәламләп, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев билгеләп үткәнчә, соңгы 8 ел эчендә республикада ел саен 2 млн.400 мең кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелә. Узган ел 2 млн.409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу Рәссәй Федерациясе буенча төзелгән торакның 3,2% ын тәшкил итә. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, төзелеш өлкәсенә торак һәм социаль өлкә объектларын төзүгә юнәлтелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыру зур ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә республикада төрле билгеләнештәге объектларны төзү буенча 41 программа гамәлгә ашырыла. Республиканың төзелеш материаллары сәнәгатенең үсеш алган базасы техник яктан катлаулы, архитектура проектларын заманча таләпләр нигезендә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Бүген BhB system компаниясеннән иҗтимагый һәм сәнәгать биналары һәм корылмалары өчен вентиляцион карарлар тәкъдим ителде. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге әлеге чарада заказ бирүчеләр, төзелеш һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты. BhB System Татарстан Республикасында Алмата вентилятор заводының бүлендек предприятиесе булып тора (Шәмәрдән авылы, Саба районы). Эшчәнлекнең төп юнәлеше-гомумомен сәнәгать вентиляциясе һәм төтен суырту вентиляциясе системаларын эшләү һәм җитештерү. Завод продукциясе, климат тармагының алдынгы дөнья предприятиеләре тәҗрибәсен кулланып, конструктор-инженер бүлекчәсе эшләнмәләре нигезендә җитештерелә.
Республика программасы кысаларында төзелгән йортта социаль ипотека программасында катнашучылар-бюджет оешмалары хезмәткәрләре яшәячәк. Рәссәй көне алдыннан Әгерҗедә истәлекле вакыйга булды: Чайковский урамы буенча 24 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Республика программасы кысаларында төзелгән йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, ятимнәр, ТР Хөкүмәте гранты буенча торак алган табиблар яшәячәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев яңа йортка күчүчеләрне котлады. «Йорт фасадында "Мин Әгерҗене яратам" дигән сүзләр язылган. Биредә яшәячәк гаиләләр туган шәһәрне яратырлар, аны тагын да матуррак һәм уңайлырак итү өчен хезмәт итәрләр дип ышанабыз. Без һәр гаиләгә иминлек һәм бәхет телибез», - диде Башкарма комитет башлыгы. "Татарстан Хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә, безне сөендергән төзүчеләргә зур рәхмәт, – диде Светлана Овчинникова. Җитәкчеләр һәм төзүчеләр тантаналы рәвештә кызыл тасманы кискәннән соң, бәйрәм кунаклары, гаиләләр бинага уздылар. Гаиләләрнең күбесе якын арада яңа йортка күчәчәк.
Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәме – Рәссәй көне белән чын күңелдән котлыйм! 12 июнь – бу дата һәрберебезнең йөрәгендә аерым урын алып тора. Бу вакыттан безнең халык тарихында һәм тормышында яңа этап башлана, Ватаныбыз тарихында яңа сәхифә ачыла. Рәссәй - гадәти булмаган бай тарихлы, уникаль мәдәният һәм гаҗәеп табигатьле ил. Үз җирендә ул күпмилләтле халыклар гаиләсен берләштергән. Бу бөтен дөнья – үзенчәлекле, күпкырлы, җиңелмәс. Без барыбыз да Ватаныбызны яраткан рәвештә саклап калырга телибез. Аны уңышлы һәм чәчәк атучы итеп күрергә телибез. Һәм бу бердәмлектә-Рәссәйнең киләчәге, көче һәм бөеклеге. Барыгызга да тыныч хезмәт, ирекле һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм киләчәккә ышаныч телим!
Бүгенге көндә Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 35%-ка башкарылган. Быел барлыгы 942 йорт ремонтланачак. Бу хакта бүген журналистларга «Главинвестстрой РТ» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Айрат Әбүзәров капремонт программасына кертелгән объектларның берсен - Декабристлар урамы, 112 адресы буенча урнашкан йортны карау барышында сөйләде.
Декабристлар ур., 112 адресы буенча урнашкан йортта ремонт эшләре апрель аенда башланды. Ай ярым эчендә биредә йорт эчендәге системалар, инженерлык челтәрләре алыштырылган, хәзер эшчеләр фасадны ремонтлауга һәм балконнарны буяуга керешәләр. Айрат Әбүзәров сөйләгәнчә, бер йортны капиталь ремонтлау уртача 4-5 айга якын сузыла.
Быел республикада капиталь ремонт программасына барлыгы 942 йорт кертелгән. Эшләрнең бәясе 5,8 млрд сум тәшкил итәчәк.
«Хәзерге вакытта без сезонлы эшләр графигыннан 40%-ка алда барабыз. Эшлисе эшләр күп әле. Инженерлык челтәрләрен алмаштыру, фасадны һәм түбәне ремонтлау белән бәйле эшләрнең төп төрләре җәй ахырына кадәр тәмамланачак», - дип аңлатты А.Әбүзәров.
ТКХ Департаменты» МУП директоры Ринат Манасыпов күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 10 ел эчендә Бөгелмә районында 635 күп фатирлы йорт ремонтланган. Шуларның 460ы-шәһәрдә һәм 175 е - районда. 2019 елда капиталь ремонт программасы 218,4 миллион сумга формалаштырылган. Капиталь ремонт барышында 47 йортны ремонтлау планлаштырыла. Шуларның 81 % - Бөгелмәдә урнашкан йортлар, ә 19 % - районда. 2019 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре өч подрядчы оешма көче белән гамәлгә ашырыла. 21 йортта йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү буенча инженерлык системасын ремонтлау, 34 йортта су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча инженерлык системасын ремонтлау планлаштырылган. 37 йортта электр белән тәэмин итүнең йорт эчендәге инженерлык системасы ремонтланачак. Бүгенге көндә җиде йортта эшләр тәмамланган. Фасадны ремонтлау 26 йортта башкарыла. 22 КФЙ түбәсен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Төтен торбаларын торгызу һәм күчерү буенча эшләр башкарыла. Бүгенге көндә 38 күпфатирлы йортта эшләр бара, бу 80,8% тәшкил итә. Эшләр расланган график буенча башкарыла, артта калулар ачыкланмады, - дип ассызыклады Ринат Манасыпов.