Дискуссия мәйданчыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә Казан архитектура-төзелеш университеты тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде. Региондагы ведомстволар, эксперт һәм проект оешмалары, тармак предприятиеләре вәкилләре югары дәрәҗәдәге ныклы бетон куллануның техник-икътисадый нәтиҗәлелеге, аларны республиканың бетон заводларында куллануның һәм җитештерү реаль мөмкинлеге һәм башка мөһим темалар буенча фикер алыштылар. Чакырылганнарны сәламләп, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев билгеләп үткәнчә, соңгы 8 ел эчендә республикада ел саен 2 млн.400 мең кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелә. Узган ел 2 млн.409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу Рәссәй Федерациясе буенча төзелгән торакның 3,2% ын тәшкил итә. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, төзелеш өлкәсенә торак һәм социаль өлкә объектларын төзүгә юнәлтелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыру зур ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә республикада төрле билгеләнештәге объектларны төзү буенча 41 программа гамәлгә ашырыла. Республиканың төзелеш материаллары сәнәгатенең үсеш алган базасы техник яктан катлаулы, архитектура проектларын заманча таләпләр нигезендә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
«Бүгенге көндә республиканың төзелеш комплексы 402 предприятие белән тәэмин ителә. Торак төзелеше күләмен арттыру арта торган ихтыяҗы, төзелеш продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеге төзелешнең яңа формаларына һәм методларына күчү зарурлыгына китерә, иң заманча материалларны һәм технологияләрне куллану зарурлыгы барлыкка килә, аларны гамәлгә кертү эшнең үзкыйммәтен киметергә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итә», – дип ассызыклады Илшат Гыймаев. Аннары очрашуда Төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр технологияләре кафедра мөдире Вадим Хозин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Татарстан Республикасы төзелеш комплексында югары дәрәҗәдәге ныклы бетон җитештерү һәм куллану турында сөйләде. Доклад белән шулай ук «Баш дәүләт экспертизасы идарәсе» Федераль автоном учреждениесе Казан филиалы җитәкчесе Фәрит Хәнифов чыгыш ясады. Спикерлар чыгышыннан соң каралган мәсьәләләр буенча дискуссия булды. Нәтиҗәләр ясап, Төзелеш министрлыгы вәкиле фәнни йортлар, проектлаучылар, төзүчеләр һәм җитештерүчеләр белән уртак эш төзелеп килүче биналарның, корылмаларның һәм башка инфраструктур объектларның сыйфатын, озак яшәвен һәм ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.