ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Теләче авылында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет утырышы белән берләштерелгән төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы булды.

Утырышта эш төркеме әгъзалары, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, җитәкчеләре, Теләче районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы төзелеш оешмаларының һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча җаваплы затлар катнашты.

Утырышта Төзелеш тармагында хезмәтне саклау торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү юллары каралды.


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Коммуналь тармакка инновацияләр кертү, бердәм заказчы хезмәтенең эш тәҗрибәсе, күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау – бу һәм башка мөһим темалар турында бүген министр урынбасары Илдус Насыйров һәм Курск өлкәсе Губернаторы урынбасары Екатерина Харченко фикер алыштылар. Дустанә делегация составында Курск өлкәсе Губернаторы киңәшчесе Анна Коновалова, Курск өлкәсенең архитектура һәм шәһәр төзелеше департаменты директоры Сергей Чернов, Курск өлкәсенең ТКХ һәм ЯЭК комитеты рәисе Алексей Дедов, Курск өлкәсенең Яшьләр эшләре һәм туризм комитеты рәисе урынбасары Сергей Котляров катнашты. Очрашу Форматы диалог формасында барды. Кунаклар төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыгында кайбер мөһим казанышлар турында мәгълүмат ишетеп кенә калмыйча, сораулар да бирә, тәҗрибә уртаклаша алдылар. Шулай ук чара кысаларында 2018 елда гамәлгә ашырылган программалар турында видеофильм күрсәтелде. Делегацияне сәламләп, министр урынбасары ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Без алган файдалы тәҗрибә белән хезмәттәшләребез, шул исәптән Рәссәйнең башка төбәкләреннән – Курск өлкәсеннән дә уртаклашуга һәрвакыт шат», – дип ассызыклады Илдус Насыйров.

Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау 26,5%ка башкарылган. Барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта  ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов сүзләренчә, 6 июньгә ТР муниципаль районнары җирлекләре  башкарма комитетларының 27 бинасында эш бара. 3 объектта эш төгәлләнгән инде.

25 яшүсмерләр клубында эш бара, бер объект тапшырылган. 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең  29ында ремонт эшләре бара, бер объектта ремонт беткән.

Мәдәни билгеләнештәге 40 объектның 35ендә эшләр бара, 5 объектта ремонт эшләре төгәлләнгән инде.

Алексей Фролов мәгариф учреждениеләрен ремонтлау барышына аерым тукталды. Татарстанда 29 гомуми белем бирү мәктәбен, 10 мәктәп-интернатны, 113 мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын ремонтлау планлаштырылган. 28 гомуми белем бирү мәктәбдә, 9 мәктәп-интернатта, 109 мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында ремонт эшләре бара.


9
июнь, 2019 ел
якшәмбе

9 июнь көнне Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә узган «Сабантуй» татар халык бәйрәмендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталары белән Балтач районының атказанган төзүчеләре күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм төзелеш тармагы үсешенә шәхси өлеш керткәннәре өчен билгеләп үтелде. 2019 елда республика бюджетыннан районга 455 млн. сум бүлеп бирелгән. Әлеге бюджет кысаларында күп кенә республика программалары, шул исәптән торак төзелеше, гомуми белем бирү оешмаларын, күпфатирлы йорт, социаль учреждениеләр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын, авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын капиталь ремонтлау, уңайлы шәһәр мохите булдыру, спорт объектлары (универсаль спорт заллары) буенча эшләр бара.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Документ биналарның газлануын контрольдә тоту системасын билгеләргә куша. Кагыйдәләр җыентыгы 2019 елның 6 июнендә үз көченә керде. Документ газификацияләнгән торак йортларны проектлаштырганда һәм эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләрен, шул исәптән бүлмәләргә һәм газ куллана торган җиһазларны урнаштыруга таләпләрне, газ куллана торган җиһазларга, эчке газүткәргечләргә, шул исәптән торбаларны тоташтыруга карата таләпләрне, бүлмәләрне газ куллана торган җиһазлар белән инженер-техник тәэмин итүгә таләпләрне, янгын куркынычсызлыгын һәм газ куллана торган җиһазларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүче проект чишелешләренә карата таләпләрне регламентлый. Шулай ук бер фатирлы, блокланган йортларда һәм күпфатирлы биналарда газ куллану челтәрләрен эксплуатацияләүгә карата таләпләр.

Аерым алганда, күп фатирлы торак биналарда газ бирүне автомат рәвештә өзеп тору белән газ куллануны контрольдә тоту системалары җәмәгать билгеләнешендәге биналар өчен билгеләнгән җылылык генераторларына, аларда газ куллана торган җайланмалар урнаштырганда фатир бүлмәләренә куелырга тиеш. Газ сигнализаторлары торак бинаның эчке газүткәргечендә газ барышында беренче булып билгеләнгән тиз хәрәкәт итүче запор клапан белән блокланган булырга тиеш. Шул ук вакытта ГОСТ Р 56288-2014 «Биналар өчен җиңел чыгарыла торган тәрәзә конструкцияләре. Техник шартлар» 2014 елдан бирле гамәлдә, әмма КҖ 402.1325800 2018 үз көченә кергәнче, әлеге стандартка туры килә торган тәрәзә конструкцияләре, гадәттәге тәрәзәләр белән чагыштырганда, артык кыйммәт булу сәбәпле, кулланылмаган диярлек.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген парламент утырышы кысаларында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Республикада эшләрнең торышы турында депутатларга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан, Рәссәйнең башка төбәкләре кебек үк, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Республикада каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү белән ике төбәк операторы - «ТКХП «ИК» ҖЧҖ (көнбатыш зонасы) һәм «Гринта» ҖЧҖ (көнчыгыш зонасы) шөгыльләнә. Әлеге операторлар белән килешүләр 10 елга төзелгән. Кулланучылар өчен тарифлар үзгәрде, хәзер түләү бер һәр кеше исәбеннән алына. Күпфатирлы йортлар буенча тариф 71,95 сум тәшкил итә, индивидуаль торак йортлар буенча – 78,05 сум.

Хөрмәтле экологлар, табигать саклау хезмәтләре хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән профессиональ бәйрәм – Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне белән котлыйм! Милли сәясәт бурычларыннан берсе буларак, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре илебезнең өстенлекле мәсьәләләренә керә. Татарстанда ел саен су һәм һава сыйфатын яхшыртуга, халыкның тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла. Сезнең югары квалификациягез, принципиальлегегез, һөнәрегезгә бирелгәнлегегез нәтиҗәсендә республикада экологик торыш яхшыра. Сезнең көндәлек хезмәтегез игелекле һәм җаваплы миссия – табигатьне тискәре йогынтыдан саклау, җәмгыятьтә экологик аң формалаштыру. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, нык сәламәтлек һәм чиста күк йөзе телим!


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Министр урынбасары Никита Стасишин кул куйган тиешле боерыгы Рәссәй Төзелеш министрлыгының хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001201906030016?index=0&rangeSize=1. Әлеге боерык белән төзүченең проектны иске кагыйдәләр буенча тәмамлау өчен әзерлеге турында гариза формасы расланды. Гаризада төзүче турында мәгълүмат күрсәтелә, аның нигезендә объектның әзерлек дәрәҗәсе билгеләнә торган критерийларны куллану өчен нигезләр китерелгән, шулай ук төзелгән Өлешләп катнашу килешү саны, Өлешләп катнашу килешүе төзелергә мөмкин булган барлык торак һәм торак булмаган биналарның саны турында мәгълүмат китерелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Анда ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшәмсендә катнаштыю Киңәшәмнең төп темасы - 2019 елның 1 июленнән гражданнарга торак төзелешендә эскроу счетларны куллану.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бу өлкәдәге вәзгыять турындахәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, барлык төзүче оешмалар белән дә баланс комиссияләре уздырылганын. Республикада 149 йорт төзелешен элеккеге кагыйдәләр буенча тәмамлыйлар. Финанслауның яңа тәртипләре 66 объектта кулланыдачак, дүрт йорт аеруча контрольдә тора.

ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 16 банк эскроу счетлар белән эшли, 9 финанс-кредит оешмасы 106 гариза алды. Инде алты төзелеш компаниялсе белән төзелде. 

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төзүче компанияләрнең эскроу счетлар белән эшләү тәҗрибәсе юк, күпчелек банклар да тәҗрибә тупламаган әле. "Эре банкларның проект финанслау буенча белгечләре бар, ләкин калган банкларда бу эш алай тиз бармый. Без банкларга махсус төркемнәр оештырып, төзүчеләргә кирәкле документларны тутыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Атна саен очрашабыз, алга таба адымнарыбыз нинид булуын аңлыйбыз. Эш җиңел түгел, әмма без булдырырга тиешбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 548 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 95 мең сумлык 122 карар чыгарылган.  Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 513 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International