Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясады. Хөкүмәт сәгате кысаларында ККК җыю һәм утильләштерүнең яңа системасына күчү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген парламент утырышы кысаларында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Республикада эшләрнең торышы турында депутатларга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан, Рәссәйнең башка төбәкләре кебек үк, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Республикада каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү белән ике төбәк операторы - «ТКХП «ИК» ҖЧҖ (көнбатыш зонасы) һәм «Гринта» ҖЧҖ (көнчыгыш зонасы) шөгыльләнә. Әлеге операторлар белән килешүләр 10 елга төзелгән. Кулланучылар өчен тарифлар үзгәрде, хәзер түләү бер һәр кеше исәбеннән алына. Күпфатирлы йортлар буенча тариф 71,95 сум тәшкил итә, индивидуаль торак йортлар буенча – 78,05 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International