Министрлык үз карамагындагы тармакларда коррупцияне кисәтү буенча эшне дәвам итә

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Министрлыкта коррупциягә каршы көрәшнең хокукый һәм оештыру инструментларын һәм механизмнарын камилләштерү буенча эш җайга салынган. Коррупциягә каршы эшне бәяләү һәм координацияләү өчен коррупциягә каршы тору министры каршындагы Комиссия һәм дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе төзелде, алар составына Иҗтимагый совет әгъзалары, югары уку йортлары вәкилләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре керә. 2018 елда комиссияләрнең 6 утырышы уздырылды. Эш планнары ел саен карала һәм раслана. Норматив хокукый актлар проектлары буенча иҗтимагый фикер алышуны һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза тәэмин итү эше оештырылды. 2018 елда коррупциячел факторларны булдырмау максатында 134 норматив хокукый акт проектына экспертиза үткәрелде.

Министрлык вәкилләре 2018 елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат-консультация төркеменең 22 күчмә кабул итү бүлмәләрендә катнаштылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасының Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Нурлат һәм башка муниципаль районнарына сәфәр оештырылган. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү тәэмин ителгән: министрлыкның почта адресына, рәсми электрон почтага, «Ышаныч телефоны» буенча, шулай ук гражданнарны шәхси кабул итү барышында. 2018 елда торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш өлкәсендә 6681 мөрәҗәгать теркәлгән, бу 2016 ел күрсәткеченнән 37% ка кимрәк, 2017 ел белән чагыштырганда 15% ка. Коррупция өлкәсендә министрлык адресына гражданнар мөрәҗәгатьләре килмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International