Һөнәри бәйрәм Төзүчеләр Көне алдыннан, министрлыкта хезмәткәрләренең балалары өчен "Минем әти-әнием – Төзүчеләр" исемендәге рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгәсе узды. Бу бәйгедә 25 министрлык хезмәткәрләренең балалары катнашты. Барлык рәсемнәр һәм эшләнмәләр оригиналь һәм бик кызыклы булып чыкты. Ә иң яшь катнашучыга нибары 2 ел булып чыкты. Конкурста катнашучылар дипломнар һәм иҗат өчен истәлекле җыелмалар белән бүләкләнделәр. Бәйгенең иганәчесе ҖЧҖ "Аркада Строй". Конкурста барлык катнашучыларны котлыйбыз!
Үзәк инспекторлык белгечләре Яшел Үзән муниципаль районы, Осиново ав., Спорт урамы буенча 2 номерлы йортта яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында түбә капламында су үтүгә сәбәпче булган җитешсезлек очраклары булуын ачыклады.
9 август көнне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень илебездә беренче “шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә иң яхшы һөнәрче” исемендәге бәйгесенә старт бирде. Бәйгә белгечләрнең һөнәри осталыкларын күтәрү максаты белән, шулай ук шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә һөнәрнең популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү максаты белән үткәрелә. Чараны үткәрү идеясы Татарстанда барлыкка килде. Республикабызның сметчиклары ел саен "Татарстан Республикасының иң яхшы сметчысы" исемендәге тармакның иң яхшы белгеч билгеләү бәйгесендә катнашалар. Бәйгесенең проекты Рәсәйнең төзелеш министрлыгы белән уңай бәяләнде. Чараны оештыручылар – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ГАУ "Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе". 15 августта эшлекле чара кысаларында Төзүче Көне бәйрәм итү уңаеннан, республиканың оештыру комитеты конкурсының нәтиҗәләрен чыгарачак һәм Татарстан Республикасының командасы составына кергән катнашучыларны игълан итер.
Югары Кармалка авылында күпфункцияле үзәк төзелә. Подрядчы ҖЧҖ «Төзүче». Төзүчеләр ленолеум җәяләр, җылылык челтәре сузалар. Бинага ут, су, канализация уздырылган, тәрәзә-ишекләр урнаштырылган, эчке бизәкләү эшләре дә беткән.
Биеклеге 100 метрга хәтле монолит торак һәм җәмәгать биналарының һәм корылмаларының төп каркас төзелүе процессында, шулай ук әзер олы блоклардан ясалган конструкцияләре элементларыннан биналар өчен дә, чөнки алар илдә төзелеш объектларының төп массасы булып торган, биеклектә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре " Хезмәт куркынычсызлыгы стандартлар системасы. Төзү. Биеклектә эш. Куркынычсызлык кагыйдәләре" ГОСТ Р 12.3.050-2017 дәүләт стандартында беркетелгәннәр. Ике башка стандартлар тоту-яклау челтәрләренең терминнары, билгеләмәләре һәм конструкцияләренә кагыла. Документлар "Төзү" 465 Техник комитеты экспертизасын узды һәм Росстандартта теркәлгән. Стандартның редакцияләре Европа стандартлары белән гармонияләштерелгән һәм элегрәк Россия төзүчеләр Профсоюзының, төзүчеләрнең, төзелеш компанияләренең хезмәтне саклау хезмәте җитәкчеләренең Мәскәү шәһәр комитеты Профсоюзы, һәм башка вәкилләр катнашында фикер алышу үтте.
Бүген Казан шәһәре торак-комуналь хуҗалык буенча Башкарма комитеты “ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" белән берлектә ҖЧҖ Идарәче компания "Уютный дом" уку-укыту үзәге җирлегендә "Индивидуаль җылыту пунктының эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү" темасына семинар үткәрделәр. Белем алу һәм сорауларга җаваплар белү өчен Казан шәһәренең идарәче компанияләрнең һәм җылылык белән тәэмин итү оешмаларның 25 хезмәткәрләре килде. Шул исәптән, күпфатирлы йортларда кабат куелган индивидуаль җылылык тапшыру пунктларын хезмәт күрсәтүче слесарь-сантехниклар. Чараның төп темалар арасында: күп фатирлы йортларда үзәк җылылык тапшыру пунктларыннан индивидуаль җылылык пунктларына кайнар су күчү үзенчәлекләре, пунктларны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү.
Чирмешән районында Лашман авылында җирлеге бинасы төзелә. Төзелеш эшләрен "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе" җәмгыяте алып бара. Республика программасы буенча Лашман авыл җирлеге өчен бина төзүгә 4329,24 мең сум акча бирелгән. Объектта эш ахырына якынлаша, төзүчеләр бина эчендә су үткәргечләр сузу белән мәшгуль.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районы, Кама Аланы ш.т.п. 2/10В номерлы йортта яшәүчеләрнең фатирларда дым һәм күгәрек барлыкка килүгә бәйле күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.
2016 елның 3 июленнән 369-ФЗ номерлы Федераль канун нигезендә, Рәсәй Федерациясе шәһәр төзелеше кодексына смета нормалаштыру өлкәсендә үзгәрешләр кертелгән, алар смета нормативларның федераль реестрына кертелгән смета нормативларын һәм төзелеш ресурсларының смета бәяләрен мәҗбүри куллануын исәпли. Хәзерге вакытта төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш материаллары, эшләнмәләр, конструкцияләр, җиһазлар, машиналар һәм механизмнар җитештерү эшчәнлекне гамәлгә ашыручы предприятиеләр турында мәгълүмат әзерләү эше үткәрелә, шулай ук, бу предприятиеләрнең бәя күрсәткечләрен "Рәсәйнең дәүләт экспертизасы иң мөһим идарәсе" ФАУ Казан филиалына бирү.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәре буенча, йорт төзүче инвестор Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, "Салават Күпере" торак районында ике йортның подрядчигын алыштыру турында карар кабул ителде. «Салават күпере» торак комплексындагы подрядчысы «Камгэсэнергострой» ачык акционерлык җәмгыяте булган 12-2 һәм 12-3 нче йортларны «Строитель+» оешмасына тапшырганнар. Төгәлләнмәгән төзелешнең кабул итү-тапшыру процедурасы башланды. Әлеге йортларда эшләр тиздән дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта «Строитель+» 12-5 йортында төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлый. Шулай ук 12-2 һәм 12-3 йортларында заказ бирүче алышынган. «Ак Барс Инжиниринг» компаниясен Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе алыштырачак.