ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт программасы быел 93 процентка үтәлгән.  Бу хакта  Казан шәһәре 158 нче номерлы  балалар бакчасына пресс-тур вакытында баруы кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров сөйләде. "Бу бик зур программа дәвам ителә. Быел капиталь ремонт 29 мәктәптә, 110 балалар бакчасында үткәрелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, эш 90 да артык процентка башкарылган. 38 объектта капиталь ремонт инде тәмамланган ", – дип билгеләп үтте министрлык вәкиле. Аның сүзләре буенча,  мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңарту өчен республика бюджетыннан  1 млрд 624 млн сум, мәктәпләргә — 800 млн. сум бүлеп бирелгән. Гомуми белем бирү учреждениеләренән тыш җиде коррекцион мәктәп  яңарырга тиеш.


5
август, 2017 ел
шимбә

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы  хәбәр итә, "Ак Барс Инжиниринг" компаниясе (техзаказ бирүче) "Салават Күпере" Торак комплексының 12-5 йортын төзелеше тәмамлау турында хәбәрнамә биргән.

Агымдагы елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Татарстан файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов белдерде. Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.


4
август, 2017 ел
җомга

3 һәм 4 август көннәрендә Казанда Рәсәй Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү Фонды" Дәүләт корпорациясе ярдәмендә һәм катнашында «Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт оештыру һәм контрольдә тоту» гамәли семинар уза. Бу семинарлар, гадәттәгечә, инде 600 дән артык торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы белгечләренә КФЙ капиталь төзекләндерү нәтиҗәле системаларын булдыру практик күнекмәләрен үзләштерү, бар проблемаларны хәл итү юлларын табу һәм Татарстан Республикасы һәм РФ башка төбәкләрнең нәтиҗәле ысулларын һәм технологияләрен эшләү буенча уңай тәҗрибә белән танышу өчен мәйданчык булалар. Укыту-практик дәресләр эшендә шулай ук  ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров катнашты.


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә һәм "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе, "Татинвестгражданпроект" проектлы институты һәм "Камгэсэнергострой" ҖАҖ һәм "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Аның барышында инфраструктураның өстенлекле объектларның төзү мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта  "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ  "Синергия" автокомпонентлар җитештерүче индустриаль-технологик паркында, Беренче корпусның (СМЦ урнаштыру өчен) СМЦ корпусы металл конструкцияләрне монтажлау бара, шулай ук җиһазлар астында фундамент  оештыру буенча эшләре дәвам ителә. Металл конструкцияләр белән монтажлау буенча эшләрнең темпларын арттыру өчен, 7 августынан башлап, өстәмә субподряд ҖЧҖ "Нефтегазкомплект" оешмасы эшләрне башлый.

 

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы  хәбәр итә, "Казан җитештерү-төзелеш берләшмәсе"  "Салават күпере" ТК 11-4 йортында төзү-монтаж эшләрен бетерү турында хәбәрнамә биргән.

Актаныш муниципаль районында 2017 елгы капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнде. Эшләр "РемстройДом" ҖЧҖ ген. подрядчысы тарафыннан сыйфатлы һәм план буенча үз вакытында башкарылган. Ике йортта түбәндәге эш төрләре башкарылган: фасад яңартылган, электр, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү һәм су бүлү системалары төзекләндерелгән.

Кайбыч район Федоровское авылында, республика программасы кысаларында, универсаль спорт мәйданчыгын төзү эшләре ахырына якынлаша. Объект чишенү бүлмәсе өчен ике модульле блок, 100 урынлы тамашачылар өчен трибуналар белән җиһазландырылган, резин өслек белән капланган һәм анда волейбол, баскетбол һәм мини футбол уеннарны оештыру өчен билгеләү ясалган.

Республика программасы кысаларында Арча районында авыл хуҗалыгы объектларына төзелеш һәм капиталь ремонт ясау дәвам итә. Быел 27 ферма төзекләндерелә, 14 силос, сенаж траншеясы төзелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2011- 2016 елларда 35 яңа мәктәп төзелгән. Алар барлыгы 9,3 мең укучыга исәпләнгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International