ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районында федераль программа кысаларында күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. 1 август мәгълүматларына караганда, планлаштырылган эш бүгенге көндә 82% ка башкарылган.

Казанда яңа 2017-2018 уку елына ике яңа мәктәп тапшырылачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев белдерде.

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планына туры китереп, 2017 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Уют" ИК ҖЧҖ һәм "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде (2017 елның июнендә башланды), шулай ук Нурлат ш. "ТКХ ИК" МУП, Чистай ш. "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ һәм "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелә башлады (хәзерге вакытта үткәрелә, төгәлләнмәгән әле). Аталган ИК планлы тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 98,841 мең кв. метр булган 56 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде, 209 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 48 күрсәтмә бирелде. 


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Иске Элмәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Осталар модульне бастыру өчен нигезен әзерләгәннәр, тышкы коммуникацияләр дә уздырылган. Август аенда аның стеналарын бастырып, түбәсен ябачаклар, эчке эшләр дә озакка сузылмас. 2018 елда Яңа Элмәле авылында да шундый дәвалау пункты төзергә планлаштыралар.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы  хәбәр итә, "ГрейтСтрой" ҖЧҖ компаниясе "Салават күпере" ТК 10-2 йортында  төзү-монтаж эшләрен бетерү турында хәбәрнамә биргән.

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 642 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 17 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгын бозуның 53 очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.


28
июль, 2017 ел
җомга

Капиталь ремонттан соң 33-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе яңа уку елына әзер, анда 600 дән артык укучы укый. Эшләрнең подрядчысы ҖЧҖ "Медик", бина түбәсен ремонтлады, керү төркеме, канализация, электрик системасы, ашханә вентиляциясе, спорт залы, бәдрәф, ишек-тәрәзәләре алыштырылды. Әйтик, уку йортында үзәк фасад яңартылган, уңайлы пандуслар урнаштырылган. Мәктәп буенда якты булсын өчен коймасы янында өстәмә фонарьлар урнаштырылган. Капиталь ремонт республика программасы финанслау буенча башкарылган.  Ремонт суммасы якынча 52 миллион сум тәшкил иткән.

"Электр белән тәэмин итү" хезмәте өчен түләүләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә ЗТИ инспекторы түбәндәгеләрне ачыклады:  2017 елның гыйнвар аеннан май аена кадәрге чорда "Уютный дом" ИК ҖЧҖ Баулы ш., Ленин урамындагы кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүнең насос җиһазланышы булмаган 11 номерлы күпфатирлы йортта торак милекчеләренә гомуми милекне карап тоту максатларында файдаланылган электр энергиясенә түләү хисаплаганда кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүнең насос җиһазланышына ия булган күпфатирлы йорт категориясе өчен йортның гомуми ихтыяҗларына тотылган электр белән тәэмин итү коммуналь хезмәтенә билгеләнгән нормативларны кулланган.  11 күпфатирлы йортта түләүләр шул рәвешле хата белән исәпләнгән. Барлык күпфатирлы йортлар буенча күрсәтелгән җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә нигезендә үткәрелгән исәпләүләр буенча хуҗаларына 73 522 сум кайтарып бирелде.


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) Россия төбәкләрендә һәм федераль округларында быелның беренче яртыеллыгында торак төзелеше күләме турында хисап тотты. Статистика буенча, Татарстан Идел буе федераль округы буенча - беренче урынны, ә Россия субъектлары арасында бишенче урынны алды. 2017 елның 20 июленә булган күрсәткечләргә караганда, Татарстанда барлыгы 1 252,8 мең квадрат метр торак кулланышка кертелгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының  урынбасары Илшат Гимаев "China Road" (КХР) корпорациясе вәкиллеге белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. "China Road" (КХР) корпорациясе вәкилләре үз компаниянең презентациясен үткәрделәр. КХР Генераль консулның урынбасары Чэн Вэй Кытай вәкилләренең һәм төрле бизнес-делегацияләрнең Татарстанга бер генә тапкыр түгел килүен билгеләп үтте. Ул бу сәфәрнең ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга шулай ук өлеш кертәчәгенә өметен белдерде.Илшат Гимаев КХР делегациясенә Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә һәм киләчәктә туры партнерлык элемтә билгеләргә килештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International