Югары Ослан авылының Автодорожная урамы буенча 2 санлы йортны капиталь төзекләндерү барышын тикшергәндә ТР Дәүләт торак инспекциясенең Үзәк инспекторлык бүлеге инспекторлары җылыту системасын төзекләндергәндә эш башкару технологияләре бозылуны ачыклады: торбаүткәргечләр түшәмәләр аша үткән урыннарда гильзалар юк һәм монтаж уемнары капланмаган, эш башкару сроклары үтәлмәгән, шулай ук куркынычсызлык техникасы да бозылган. Техник заказчыга – Югары Ослан МР Башкарма комитетына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.
Авторитетлы төзелеш комплексы Рейтинг агентлыгы (ТКРА) Алабуганың 4-5нче мәхәлләсендә төзелеш алып баручы «ДОМКОР» компаниясенә А3 дәрәҗәсендә ышанычлылык рейтингы – «Бик яхшы (үтә югары) ышанычлылык компаниясе классы» дигән югары бәя бирде. ТКРА шкаласы буенча «A» классы ышанычлылыкның бик югары дәрәҗәсен белдерә. Әлеге дәрәҗә рейтинглары бары тик идарә итүнең ифрат югары нәтиҗәлелеге, өлешкә кереп йорт төзүчеләр каршында йөкләмәләрне үтәргә сәләтле, башлаган объектларны салуны тәмамлау ихтималы бик югары булган һәм “Өлешкә кереп төзүдә катнашу турында” Федераль законның 214нче санлы маддәсе нигезендә мәгълүматый ачыклыгы буенча барлык таләпләрне үтәгән очракта гына бирелә. АЗ ышанычлылыгы рейтингы белән компаниягә тискәре йогынты ихтималы “мөһим дип саналмый” кебек бәяләнә, дип аңлаталар ТКРАда.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Октябрьгә 50 ел урамы буенча 9 нчы йортта яшәүчеләрнең йортта электр белән тәэмин итү системасының тиешле техник торышта булмавы турында күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде. Үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, подвал бинасындагы электр җайланмасы куркынычсызлык таләпләрен бозып эксплуатацияләнә, баскыч урыннарындагы үткәргечләр тәртипкә салынмаган.
Тикшерү материаллары буенча "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 ст. "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" буенча, 5 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү эше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.
Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2017 елның 6 аенда гомуми мәйданы 12 255,13 мең кв. метрлы 612 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1331 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1135, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 109, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 87.
Россиянең Төзелеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карар проектын кертте, әлеге документта энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренең һәм биналарның, төзелмәләрнең һәм корылмаларның файдаланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренең үтәлүен тәэмин итү өлешендә проект документларына карата таләпләр билгеләнә. Бу хакта 20 июль көнне Иркутск шәһәрендә булып узган төзелештә бәя хасил итү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә Россиянең төзелеш министры урынбасары Хәмит Мәвлияров хәбәр итте.
Казан шәһәре торак инспекциясенә "Идел буе идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан Р.Зорге урамы буенча 70 номерлы йортта торак-коммуналь хезмәтләренең җиткерелүе канәгатьләндерерлек булмауга карата мөрәҗәгать килде, атап әйткәндә, йортның подвал бинасын су баскан иде.
21 июльдә Әлмәт районы Борискино авылында универсаль футбол-спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Объектның төзелеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда башланган республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Республиканың муниципаль берәмлекләрендә спорт мәйданчыклары төзү буенча социаль проект физкультура һәм спорт үсешенә, балаларның һәм олыларның буш вакытларын оештыруна, массакүләм спорт төрләрен: кышын - тимераякта шуу һәм хоккей, җәен - мини-футбол, волейбол һәм башка уеннарны популярлаштыруга юнәлгән. Быел универсаль спорт мәйданчыгын ачу, шулай ук, Миннебай һәм Яңа Каширово авылларында планлаштырылган.
Авыл халкын һәм спортчыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Шабалин Олег сәламләде. Бүгенге көндә республикада 2017 елда төзеләчәк 120 универсаль спорт мәйданчыклары арасында 34 муниципаль берәмлектә 76 мәйданчыкта эшләр тулысынча тәмамланган.
Конкурста катнашу шартлары гади гына: ведомствоның рәсми порталында гариза тутырырга. Конкурс 17 июльдан башлап 20 сентябрьга кадәр Рәсәйнең бөтен территориясендә узачак. Анда төзүчеләр, генераль подрядчылар, мәгълүмати программаларны эшләүче компаниялар, шулай ук хакимият органнары катнашырга мөмкин. Бары тик бер чикләү бар — проектлар өч елдан "өлкәнрәк" булырга тиеш түгел. Нәтиҗәләрне йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы церемониясе 20 сентябрьдә VI Рәсәй инвестиция-төзелеш форумында (РИТФ) узачак. Исегезгә төшерәбез, Төзелеш министрлыгы җитәкчелегендә шәһәр төзелеше конкурсы ел саен үткәрелә. Катнашучылар төзелеш технологияләре, архитектура өлкәләрендә казанышларын күрсәтәләр, шулай ук өр яңа эшләнмәләр белән уртаклашалар. Финишта ярышта катнашучыларга РИТФ кысаларында үз проектларын күрсәтү һәм алынган тәҗрибәне бүленү мөмкинлеге бирелә. Җиңүчеләргә тагын бер бүләк — алар илебезнең иң яхшы шәһәр төзелеш тәҗрибәләр исемлегенә кертеләләр.
http://www.minstroyrf.ru/trades/gosuslui/gradostroitelnyy-konkurs/
22 июльдә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасында ТКХ мәсьәләләре буенча халык өчен хокукый ярдәм көне үтте. Консультантлар буларак ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы; ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР дәүләт торак инспекциясе; Казан шәһәренең тарифлар, торак коммуналь хуҗалыгы комитеты; ТР "КП Региональ Үзәге, ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль" вәкилләре чыгыш ясадылар. Шулай ук бу чарада, "Татэнерго" һәм "Горгаз" идарәче компанияләр вәкилләре катнашты. Консультация башланыр алдыннан килүчеләргә идарәче оешмаларның эшчәнлеген бәяләр өчен бланклар бирделәр. Казан халкы торакчыларның йортта авария хәлләр белән бәйле эшләр буенча бетерү гамәлләрен бәяләргә мөмкинлеге булды, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре алар белән әдәпле аралашуы һәм язмача мөрәҗәгатьләргә җавапларның озак киллүе сорауларына җавап бирә алдылар.