ТКРА "ДОМКОР" ҖЧҖнә АЗ ышанычлылык рейтингы бирде

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Авторитетлы төзелеш комплексы Рейтинг агентлыгы (ТКРА) Алабуганың 4-5нче мәхәлләсендә төзелеш алып баручы «ДОМКОР» компаниясенә А3 дәрәҗәсендә ышанычлылык рейтингы  – «Бик яхшы (үтә югары) ышанычлылык компаниясе классы» дигән югары бәя бирде. ТКРА шкаласы буенча «A» классы ышанычлылыкның бик югары дәрәҗәсен белдерә. Әлеге дәрәҗә рейтинглары бары тик идарә итүнең ифрат югары нәтиҗәлелеге, өлешкә кереп йорт төзүчеләр каршында йөкләмәләрне үтәргә сәләтле, башлаган объектларны салуны тәмамлау ихтималы бик югары булган һәм “Өлешкә кереп төзүдә катнашу турында” Федераль законның 214нче санлы маддәсе нигезендә мәгълүматый ачыклыгы буенча барлык таләпләрне үтәгән очракта гына бирелә. АЗ ышанычлылыгы рейтингы белән компаниягә тискәре йогынты ихтималы “мөһим дип саналмый” кебек бәяләнә, дип аңлаталар ТКРАда.

«ДОМКОР» ҖЧҖнең төп өстенлеге сыйфатында агентлыкта базарда компаниянең тотрыклы хәлен, торак төзелеше өлкәсендә аның бизнесының диверсификациясен, ә нәкъ менә “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” НОдан инвестицияләр һәм өлешләп түләү юлы белән төзелештә катнашучыларның акчасын җәлеп итеп объектлар торгызуын әйтеп үттеләр. Рейтинг бәясе дәрәҗәсенә уңай йогынты ясаучы факторларга шулай ук компания белән идарә итүнең югары сыйфатын, мәгълүматый ачыклыкның югары дәрәҗәсен, кредит йөге булмавын һәм үз капиталының югары концентрациясен керттеләр.

«ДОМКОР» ҖЧҖ  - ышанычлылыкның югары дәрәҗәсе белән Татарстан Републикасының алдынгы девелоперларының берсе. Компания үз клиентларына зур игътибар бирә. Безнең агентлык шуны раслады да инде", – ди ТКРА башкарма директоры Вячеслав Строкань.
 
«ДОМКОР» ҖЧҖачык компания. Безнең үсеш динамикасы, идарә итүчеләрнең һөнәри командасы яхшы һәм коллектив искиткеч шәп. Төзелеш комплексының Рейтинг агентлыгы тарафыннан бирелгән югары бәя – безнең команданың тырыш хезмәтенең законлы йомгагы", – дип аңлатма бирә «ДОМКОР» ҖЧҖ генераль директоры Мөнир Гайнуллов.
 
Белешмә өчен:
Төзелеш комплексының Рейтинг агентлыгы (ТКРА) – Россия Федерациясе төзелеш комплексында катнашучылар турында мәгълүматның бәйсез, универсаль эксперт чыганагы. Агентлык эшчәнлекнең төрле төрләре буенча төзелеш комплексы секторында катнашучы компанияләрнең бәйсез рейтингларын формалаштыра һәм аларга теләктәшлек белдерә.

«ДОМКОР» ҖЧҖ 2016 ел йомгаклары буенча Татарстанның иң эре девелоперларының берсе булып торуын саклый. 2006 елда эшчәнлеге башыннан компания 1,304 миллион квадрат метр тирәсе торак (күчемсез милек) төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International