Урыссуның санлы балалар бакчасы матур кыяфәт ала. Ишек һәм тәрәзәләре алмаштырылган, эчке инженер системалары тулысы белән яңартылган. СанПин таләпләре кысаларында раковиналар куелган санузель бүлмәләре сабыйлар өчен тагын да уңайлана төште, республика программасы буенча каралган төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды, - дип сөйләде учреждение мөдире Гөлнара Җиһаншина. Капиталь ремонтны финанслау республика программасы кысаларында алып барылды.