21 июльдә Әлмәт районы Борискино авылында универсаль футбол-спорт мәйданчыгы ачу тантанасы узды. Объектның төзелеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда башланган республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Республиканың муниципаль берәмлекләрендә спорт мәйданчыклары төзү буенча социаль проект физкультура һәм спорт үсешенә, балаларның һәм олыларның буш вакытларын оештыруна, массакүләм спорт төрләрен: кышын - тимераякта шуу һәм хоккей, җәен - мини-футбол, волейбол һәм башка уеннарны популярлаштыруга юнәлгән. Быел универсаль спорт мәйданчыгын ачу, шулай ук, Миннебай һәм Яңа Каширово авылларында планлаштырылган.
Авыл халкын һәм спортчыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Шабалин Олег сәламләде. Бүгенге көндә республикада 2017 елда төзеләчәк 120 универсаль спорт мәйданчыклары арасында 34 муниципаль берәмлектә 76 мәйданчыкта эшләр тулысынча тәмамланган.