22 июльдә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасында ТКХ мәсьәләләре буенча халык өчен хокукый ярдәм көне үтте. Консультантлар буларак ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы; ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР дәүләт торак инспекциясе; Казан шәһәренең тарифлар, торак коммуналь хуҗалыгы комитеты; ТР "КП Региональ Үзәге, ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль" вәкилләре чыгыш ясадылар. Шулай ук бу чарада, "Татэнерго" һәм "Горгаз" идарәче компанияләр вәкилләре катнашты. Консультация башланыр алдыннан килүчеләргә идарәче оешмаларның эшчәнлеген бәяләр өчен бланклар бирделәр. Казан халкы торакчыларның йортта авария хәлләр белән бәйле эшләр буенча бетерү гамәлләрен бәяләргә мөмкинлеге булды, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре алар белән әдәпле аралашуы һәм язмача мөрәҗәгатьләргә җавапларның озак киллүе сорауларына җавап бирә алдылар.
Консультация барышында министырлык вәкилләре юридик бүлеге башлыгы Эльвира Латыйпова, юридик бүлеге башлыгы урынбасары Светлана Петрова, торак-коммуналь объектларын эксплуатацияләү мониторинг бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов йөзендә барлык күтәрелгән халык мәсьәләләр буенча тулы җаваплар бирелделәр. Шул исәптән ук идарәче компанияләр хезмәтләр күрсәтү сыйфат мәсьәләсе һәм торак кануннарында соңгы үзгәрешләр турында фикер алышынды.