Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны төзекләндерү 996 объектның 977сендә башланган

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 642 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 17 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгын бозуның 53 очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 43 муниципаль берәмлектәге күпфатирлы торак йортлардагы 996 объектның 977сендә капиталь төзекләндерү эше башланган. Программаны үзләштерү 70% тәшкил итә, атналык динамика – 9%.

Белем бирү оешмаларында капиталь төзекләндерү программасы буенча  эшләр 146 объектның 103ендә бара, 43 объектта эшләр тәмамланган.

Алексей Фролов сүзләренчә, балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь төзекләндерү эше буенча программа тулысынча төгәлләнгән. Төзүчеләр 11 объектны файдалануга тапшырган.

27 июльгә мәдәният объектларын капиталь төзекләндерү буенча 44 объектның 25ендә эш бара. 19 объектта эшләр төгәлләнгән (Кайбыч, Лениногорск, Актаныш, Әгерҗе, Апас, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Питрәч, Теләче, Бөгелмә, Тәтеш, Балык Бистәсе, Чирмешән, Мөслим районнары).

Муниципаль берәмлекләрнең авыл советы биналарын капиталь төзекләндерү 42 объектның 13ендә бара. 29 объектта эшләр төгәлләнгән (Әтнә, Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Алексеев, Әлмәт, Апас (2), Әлки, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лениногорск (2),Кайбыч (2), Яңа Чишмә (2), Питрәч,Теләче (2), Чүпрәле (2), Ютазы, Бөгелмә (2), Буа, Югары Ослан, Спас районнары).

Алексей Фролов Татарстанны Газлаштыру фонды программасын тормышка ашыру турында да сөйләде. Авылны су белән тәэмин итү программасы буенча 154,3 чакрым суүткәргеч (программаның 55,4 проценты) салынган, 18 су башнясы (62 процент) урнаштырылган, 28 скважина (78 процент) казылган.

Шулай ук министр урынбасары амбулатор-шифаханә оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү, үсмерләр клубларында барган капиталь төзекләндерү, торак пунктларда урамнарны яктырту, шәхси җылылык системасына күчү  эшләре хакында да мәгълүматлар җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International