Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт программасы быел 93 процентка үтәлгән. Бу хакта Казан шәһәре 158 нче номерлы балалар бакчасына пресс-тур вакытында баруы кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров сөйләде. "Бу бик зур программа дәвам ителә. Быел капиталь ремонт 29 мәктәптә, 110 балалар бакчасында үткәрелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, эш 90 да артык процентка башкарылган. 38 объектта капиталь ремонт инде тәмамланган ", – дип билгеләп үтте министрлык вәкиле. Аның сүзләре буенча, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңарту өчен республика бюджетыннан 1 млрд 624 млн сум, мәктәпләргә — 800 млн. сум бүлеп бирелгән. Гомуми белем бирү учреждениеләренән тыш җиде коррекцион мәктәп яңарырга тиеш.