ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 11 июль конне КДАТУның "BFFT.space" архитектура-белем бирү киңлегендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә "SmartSilikat" немец компаниясең  презентациясе узды. Аның кысаларында  төзелеш материалларның һәм конструкцияләрнең заманча гидроизоляция технологияләре тәкъдим ителгән. "Hagbert Haus" компаниясе премиум класслы йортлар төзү һәм проектлау буенча индивидуаль торак корылмалар сегментында әйдәп баручы дип санала. Яклар заманча немец төзелеш технологияләрен безнең илдә ясалган җитештерүгә гамәлгә кертү һәм киләчәктә җитештерелгән  гидроизоляцион материалларын Татарстан Республикасы объектларында кулланылу максаты белән  үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Уби авылы җирлеге өчен быелгы ел төзелешләргә бай булды. Беренчедән, биредә яңа ФАП бинасы төзелде. Икенчедән, балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде.

–Биналарны төзү, ремонтлау эшләре тулысынча диярлек тәмамланды. Шулай да тирә-якны әле ямьләндерү тырышасы шактый бар буенча,-ди авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин.

Якын көннәрдә авылда әлеге яңа биналар тантаналы шартларда ачылачак.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 11 июль көнне Татарстан Респуликасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына" Казанда "Салават Күпере" торак комплексының "10-5 номерлы 340 фатирлы торак йорт"  объекты буенча  техник регламентлар һәм проект документлары таләпләргә туры килә торган бәяләмәсе  (№131/р)  бирелгән.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев  җитәкчелегендә "Салават Күпере" торак районы гражданнар белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Теләче авылының Кооператив урамы буенча 5 а санлы йорт буенча түбәне капиталь ремонтлау барышын тикшергәндә ТР Дәүләт торак инспекциясенең үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тигез түбәне ремонтлаганда һәм җитештерү эшләрен башкарганда эш башкару технологияләренең бозылу очракларын, шулай ук чорма бүлмәсендә төзелеш калдыкларының булуын ачыклады. Техник заказчыга – Теләче МР Башкарма комитетына инспекция тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан Татар Суыксу һәм Теләкәй авыл мәдәният йортында да ремонт эшләре башланып китте. Һәм ул бүген тулы куәткә дәвам итә. Ремонт эшләрен Татар Суыксу авылы мәдәният йортында  җаваплылыгы чикләнгән “ПМК” ширкәте, ә Теләкәйдә «Газстройсервис» оешмасы башкара.

Татар Суыксу авылы мәдәният йортында башкарыласы эшләрнең 88% төгәлләнгән, бүгенге көндә фасадны җылыту эшләре башкарыла, шулай ук төзекләндерү эшләре башланган. Теләкәй авылы мәдәният йортында 72% эш башкарылган, түбәдә эшләр төгәлләнгән. 

Актаныш районының Киров авылында блок-модульле ФАП төзелә. Әлеге ФАПның гомуми мәйданы 83,3 квадрат метрны тәшкил итә. Киров фельшер-акушерлык пунктын агымдагы елда төзеп бетереп, кулланышка тапшырырга планнаштырыла. Бүгенге көндә биредә 20% якын эш төгәлләнгән. Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 8 блок-модульле ФАП халыкка хезмәт күрсәтә.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

КДАТУда  "House Plus" һәм "ИдаСангеРус" (Япония) компанияләре җитәкчеләре университет галимнәре белән очраштылар. Бу очрашу түгәрәк өстәл форматында узды һәм "HousePlus" индивидуаль торак корылма сертификацияләү һәм төзелеш аудитын кертү мөмкинлеге ярдәмендә Рәсәйдә аз катлы төзелешне контрольлау һәм сыйфатын яхшырту темасына багышланды. Яклар безнең илдә ясалган материалларны кулланып, "HousePlus" индивидуаль торак корылма сертификацияләү һәм төзелеш аудитын кертү максаты белән үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Квартал саен рейтингы нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать төбәк үзәге контроле”  «Торак-коммуналь хуҗалыгы системасында җәмәгать контроль» исемендәге федераль проектны тормышка ашыру буенча беренче урынны яулады. Җәмәгать контроленең максаты - торак биналарның милекчеләре, идарә итүче  торак милекчеләр ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлар өчен уңайлы һәм цивилизацияле яшәү шартларын  тормышка ашыру. ТКХ мәсьәләләре буенча түләүсез ярдәм өчен “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать төбәк үзәге контроленә ” мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тулырак мәгълүматны алырга була сайтында http://obcontrolrt.ru/obuchenie яки телефон аша: +7(843)236-29-97.

Белешмә:

“Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать төбәк үзәге контроле” 2014 елның июль аеннан бирле эшли.


7
июль, 2017 ел
җомга

Түбән Кама ш., Кораб ур. буенча 19 номерлы йортта яшәүчеләрнең баскыч урыннарының санитар торышы канәгатьләндерерлек булмавы, шулай ук капиталь ремонт ясауның ешлыгы үтәлмәү турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче оешмасының вазыйфаи заты Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карары нигезендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" 7.22 статьясы буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

"Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә йортта гомуми милекне карап тотудагы җитешсезлекләрне бетерү һәм торак йортны 2018 елда подъездларны ремонтлау план-графигына кертү күрсәтмәсе бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International