Актаныш районының Киров авылында блок-модульле ФАП төзелә. Әлеге ФАПның гомуми мәйданы 83,3 квадрат метрны тәшкил итә. Киров фельшер-акушерлык пунктын агымдагы елда төзеп бетереп, кулланышка тапшырырга планнаштырыла. Бүгенге көндә биредә 20% якын эш төгәлләнгән. Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 8 блок-модульле ФАП халыкка хезмәт күрсәтә. Анда беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән бөтен җиһазлар да бар. Барлык ФАПлар да җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин ителгән.