Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан Татар Суыксу һәм Теләкәй авыл мәдәният йортында да ремонт эшләре башланып китте. Һәм ул бүген тулы куәткә дәвам итә. Ремонт эшләрен Татар Суыксу авылы мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән “ПМК” ширкәте, ә Теләкәйдә «Газстройсервис» оешмасы башкара.
Татар Суыксу авылы мәдәният йортында башкарыласы эшләрнең 88% төгәлләнгән, бүгенге көндә фасадны җылыту эшләре башкарыла, шулай ук төзекләндерү эшләре башланган. Теләкәй авылы мәдәният йортында 72% эш башкарылган, түбәдә эшләр төгәлләнгән.