ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

6 июльдә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм үзен-үзе тәртипкә салучы төбәк коммерцияле булмаган партнерлык " Татарстан Республикасы күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" оешманың директоры Назиф Фатыйхов үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Киңәшмә барышында Сәрия Сабурская идарәче компанияләрнең халык белән  эшләү актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте , шул исәптән эш буенча законда үзгәрешләрне аңлату, хокукый консультацияләр үткәрү. Моның белән бәйле рәвештә, вәкил Казанның аерым районнарының Идарәче Компанияселәр катнашында хокукый ярдәм көннәрне  үткәрергә дип тәкъдим ясады. Киңәшмәдә катнашучылар хокукый ярдәм көннәрен уздыру оештыру мәсьәләләре турында фикер алдылар.

Актаныш районының Киров авылында блок-модульле ФАП төзелә. "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ җиткерәчәк әлеге ФАПның гомуми мәйданы 83,3 квадрат метрны тәшкил итә. Киров фельшер-акушерлык пунктын агымдагы елда төзеп бетереп, кулланышка тапшырырга планнаштырыла. Бүгенге көндә биредә 20% якын эш төгәлләнгән. Үткән 2016 елда мондый ФАП Иске Байсар авылында кулланышка тапшырылган иде. Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 8 блок-модульле ФАП халыкка хезмәт күрсәтә.

Түбән Кама ш., Кораб ур. буенча 19 номерлы йортта яшәүчеләрнең баскыч урыннарының санитар торышы канәгатьләндерерлек булмавы, шулай ук капиталь ремонт ясауның ешлыгы үтәлмәү турындагы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче оешмасының вазыйфаи заты Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карары нигезендә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" 7.22 статьясы буенча, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

"Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә йортта гомуми милекне карап тотудагы җитешсезлекләрне бетерү һәм торак йортны 2018 елда подъездларны ремонтлау план-графигына кертү күрсәтмәсе бирелде.

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе  һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать төбәк үзәге контроле” экспертлары "Мәгълүматлы кулланучы мәктәбе" проект кысаларында семинар уздырдылар. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды: күп фатирлы йортның советы; индивидуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру, хезмәт, тәртип, исәп-хисап, күрсәткечләре контроле; торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанциясен ничек тикшерергә; нәрсә ул күп фатирлы йортның гомуми милкене, аны ничек нәтиҗәле кулланырга; күп фатирлы йорт идарәсе килешүен ничек дөрес  итеп төзергә һәм башка мәсьәләләр. Тулырак мәгълүматны алырга була сайтында http://obcontrolrt.ru/obuchenie яки телефон аша: +7(843)236-29-97.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Кече шәһәрләр парклары” партпроекты алдында торган төп бурыч – аны гамәлгә ашурда уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, минималь эш күләмен билгеләү. Шул хакта бүген партия проекты иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2017 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан "Базарлы Матак ав. идарәче компаниясе" ҖЧҖ (2017 елның маенда башланды) һәм "Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде, шулай ук Нурлат шәһәрендә "Уют" ИК ҖЧҖ һәм "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелә (хәзерге вакытта үткәрелә, әле төгәлләнмәгән).

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр итә, Казан шәһәре М - 14 мкр 3-4 номерлы йорт буенча ярашу турында бәяләмәсе алынган. Хәзерге вакытта файдалануга тапшыру актын рәсмиләштерү эшләре бара.

Шәһәр һәм авыл муниципаль берәмлекләренең яңаларын проектлауга һәм гамәлдә булганнарын үзгәртеп коруга карата актуальләштерелгән таләпләр -  "Шәһәр төзелеше. Шәһәр һәм авыл җирлекләрен планлаштыру һәм төзү" (СП 42.13330.2016) кагыйдәләр җыелмасы үз көченә керде.  Бу хакта 6 июльдә Мәскәү урбанистлар форумы кысаларында журналистларга Россия Министры Михаил Мень хәбәр итте.

Бүген MUF 2017 рәсми ачылу тантанасы узды. Форум 2011 елдан инде ел саен үткәрелә. MOSCOW URBAN FORUM —  глобаль мегаполисларның үсеше күренешләренә багышланган эре халыкара конгресс. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Владимир Кудряшев,Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.  

Җиденче MUF темасы “Агломерацияләр эпохасы. Дөньяның яңа картасы” глобаль мегаполислар үсеше, аларның янындагы территорияләргә йогынтысы һәм глобаль икътисадының агломерациональ үсешенең билгеләү мәгънәсе турында диалог ясый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International