6 июльдә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм үзен-үзе тәртипкә салучы төбәк коммерцияле булмаган партнерлык " Татарстан Республикасы күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" оешманың директоры Назиф Фатыйхов үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Киңәшмә барышында Сәрия Сабурская идарәче компанияләрнең халык белән эшләү актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте , шул исәптән эш буенча законда үзгәрешләрне аңлату, хокукый консультацияләр үткәрү. Моның белән бәйле рәвештә, вәкил Казанның аерым районнарының Идарәче Компанияселәр катнашында хокукый ярдәм көннәрне үткәрергә дип тәкъдим ясады. Киңәшмәдә катнашучылар хокукый ярдәм көннәрен уздыру оештыру мәсьәләләре турында фикер алдылар.