ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумы-2017 (ПХИФ) "Экспофорум" күргәзмә үзәгендә  1-3 июнь көннәрендә уза. Форум девизы быел – " Глобаль икътисадта яңа баланс эзләү". Санкт-Петербургта якынча 130 илдән 12 мең катнашучы һәм кунакларны көтәләр. Президент Рөстәм Миңнеханов составына  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов кергән делегация әгъзалары белән бергә, икътисади форумының төп чараларында катнашырга җыена, шул исәптән Россия Федерациясе президенты Владимир Путин катнашуы белән пленар утырышта.

Бүген Татарстанның Төзелеш министрлыгы инициативасы буенча ресурс үзәкләре буенча пресс-тур үткәрелде, анда республика программасы кысаларында капиталь ремонт бара.  Программаның тормышка ашыруның мисал сыйфатында Казан радиомеханика көллияте һәм Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте сайлап алынды.

Казан шәһәре торак инспекциясенә Р.Зорге урамы буенча 86 номерлы йортта "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.

2017 елның 30 майда  Бөгелмә ш. Башкарма комитетында «Белемле кулланучы мәктәбе» Федераль партия проекты ашыру кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге» торак-коммуналь хезмәтләре мәсьәләләре буенча торак милекчеләре өчен укыту семинар үткәрде.

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТХ министрлык хезмәткәрләре стенд рәсмиләштерделәр.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Быелның июнь аенда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 120 универсаль спорт мәйданчыгын кулланылышка тапшырырга ниятли. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Казанның Идел Буе районының М-14 микрорайонында, социаль ипотека программасы буенча төзелгән, чираттагы йорт урнаштыруы тантанасы узды. Андрей Адо урамында 17 номерлы 255 фатирлы 18 катлы йорт, әлеге микрорайонда өченче урнаштырылган йорт булды. Яңа яшәүчеләргә сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Торак Фонды һәм Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары вәкилләре мөрәҗәгать итте. Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Торак Фонды һәм район хакимияте вәкилләре белән бергә яшәүчеләр узләренең яңа фатирларын карадылар. Йортларда су, җылылык һәм электр энергия счетчик күрсәткечләрен читтән күзәтү системасы урнаштырылган. Моннан тыш, һәр фатирда, хәтта аерым янгын рукав билгеләнгән.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү – өстенлеккә ия. Җылылык рекуперациясе белән тарта-суыра торган җилләткеч, лифтларда электр энергиясе регенерациясе, тышкы диварларны җылыту өчен таш ватадан эшләнгән плитәләр куллану, түбәнэмиссияле каплаулы тәрәзә пыялапакетлары, җылылык белән тәэмин ителешнең тышкы температура буенча автомат регуляциясе. Болар барысы да 16-катлы 120 фатирлык йортны төзегәндә кулланылган (йорт төзүче - «ЮИТ Казань» ҖЧҖ). Үзенең энергонәтиҗәле һәм экологик программалары өчен ул Россиядә BREEAM стандарты буенча сертификацияләнгәннәрнең берсе.

“Яшел төзелеш дөнья төзелеш индустриясендә энергонәтиҗәле һәм экологик биналар төзүнең системалы дәвамы булып торган мөһим юнәлеше, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Төзелештә “яшел стандартлар” куллану бинаның бөтен тормыш циклы дәвамында: участок сайлаудан башлап, проектлау, төзү, эксплуатацияләү, ремонт һәм сүтүгә кадәр энергетик һәм материаль ресурслар куллану дәрәҗәсен киметүгә булыша. Тулаем алганда, бу энергияне, суны һәм башка ресурсларны нәтиҗәле файдалану исәбенә, төзелешнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегегә гомуми йогынтысын киметү”. Татарстанда яхшы мисаллар – югары технологияләр шәһәре Иннополис, «Современник» торак комплексы, «Красное Яблоко» эконом-класслы торак йорты, Технополис «Химград» территориясендә энергия саклагыч йорт, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ фәнни-техник үзәге, «Сувар Плаза» комплексы, «ГоркиПарк» һәм башкалар.

Яшел стандартлар – биналар төзегәндә, территорияләр үсешен архитектура-планлаштыруны оештырганда, табигать саклау таләпләренең югары ориентирларын билгели торган критерийлар.


30
май, 2017 ел
сишәмбе

ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү”  ДАУ күп фатирлы йортларның капиталь ремонтлау смета бәясен билгеләү дөреслеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 996 күп фатирлы йортларның 117 буенча капиталь ремонтлау смета бәясен билгеләү дөреслеге турында уңай нәтиҗәләр бирелде. Капиталь ремонтлау смета бәясен билгеләү дөреслеге турында уңай нәтиҗә алган объектларны сылтама буенча карарга мөмкин. Күбрәк мәгълүмат алу өчен кайнар линия телефоны + 7 (843) 207-06-04 яки электрон почтасы help.uslugi@tatar.ru  буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев  җитәкчелегендә "Салават Күпере" торак районы гражданнар белән очрашу үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International