Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү – өстенлеккә ия. Җылылык рекуперациясе белән тарта-суыра торган җилләткеч, лифтларда электр энергиясе регенерациясе, тышкы диварларны җылыту өчен таш ватадан эшләнгән плитәләр куллану, түбәнэмиссияле каплаулы тәрәзә пыялапакетлары, җылылык белән тәэмин ителешнең тышкы температура буенча автомат регуляциясе. Болар барысы да 16-катлы 120 фатирлык йортны төзегәндә кулланылган (йорт төзүче - «ЮИТ Казань» ҖЧҖ). Үзенең энергонәтиҗәле һәм экологик программалары өчен ул Россиядә BREEAM стандарты буенча сертификацияләнгәннәрнең берсе.
“Яшел төзелеш дөнья төзелеш индустриясендә энергонәтиҗәле һәм экологик биналар төзүнең системалы дәвамы булып торган мөһим юнәлеше, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Төзелештә “яшел стандартлар” куллану бинаның бөтен тормыш циклы дәвамында: участок сайлаудан башлап, проектлау, төзү, эксплуатацияләү, ремонт һәм сүтүгә кадәр энергетик һәм материаль ресурслар куллану дәрәҗәсен киметүгә булыша. Тулаем алганда, бу энергияне, суны һәм башка ресурсларны нәтиҗәле файдалану исәбенә, төзелешнең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегегә гомуми йогынтысын киметү”. Татарстанда яхшы мисаллар – югары технологияләр шәһәре Иннополис, «Современник» торак комплексы, «Красное Яблоко» эконом-класслы торак йорты, Технополис «Химград» территориясендә энергия саклагыч йорт, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ фәнни-техник үзәге, «Сувар Плаза» комплексы, «ГоркиПарк» һәм башкалар.
Яшел стандартлар – биналар төзегәндә, территорияләр үсешен архитектура-планлаштыруны оештырганда, табигать саклау таләпләренең югары ориентирларын билгели торган критерийлар.