Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча еллык план 97 % ка үтәлгән

2025 елның 29 ноябре, шимбә

Татарстанда торак төзелеше барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министр сүзләренә караганда, республикада 3,156 млн кв.м торак төзелгән, шул рәвешле еллык план 97% ка үтәлгән.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 42% ы тапшырылган – бу гомуми мәйданы 707 мең кв. м булган 89 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча план үтәлеше 93% ка җитте. 35 йортның 20се 150 мең кв. метрдан артык мәйданга әзер. Шул исәптән 9 йорт Казанда, 5 йорт Чаллыда, 2шәр йорт Бөгелмә, Биектау һәм Саба районнарында.

Шәхси торак төзелешенә килгәндә, хәзерге вакытка мәйданы 2,298 млн кв. м артык булган 17024 йорт тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International