Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктырту буенча журналистлык эшләренең еллык конкурсына йомгак ясалды.
Оештыру комитетына журналистлардан, Россия һәм Татарстан телеканаллары, радиостанцияләре, басма матбугат чаралары, мәгълүмат агентлыклары һәм челтәр (интернет) басмалары редакцияләре коллективларыннан кабул ителгән 141 материал тәкъдим ителде.
Конкурс быел 6 номинация буенча үткәрелде. Эшләрнең йомгаклау бәясе нәтиҗәсендә һәр номинациядә түбәндәге җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
«Шәһәр мохите» номинациясендә:
1 урын – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ хәбәрчесе Нәфисә Мөхәммәтшина;
2 урын – «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова;
3 урын – «KazanFirst» интернет-басмасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөхәррире Татьяна Колчина.
«Тормыш сыйфаты» номинациясендә:
1 урын – «Татарстан» ДТРК мәгълүмат хезмәте хәбәрчесе Эльмира Исмәгыйлева;
2 урын – «Эфир - Яр Чаллы» телеканалы хәбәрчесе Светлана Фәрдиева;
3 урын – «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең бүлек мөхәррире Дамир Бәдриев.
«Торак күчемсез милек» номинациясендә:
1 урын – «Урбан Медиа» интернет-басмасы коллективы;
2 урын – «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе Эльвира Вәлиева;
3 урын – «Вечерняя Казан» ИД журналисты Алия Резванова.
«Социаль инфраструктура» номинациясендә:
1 урын – төзелеш яңалыклары һәм мәгълүмат агентлыгы коллективы, «Строительный еженедельник» газетасы (Санкт-Петербург шәһәре);
2 урын – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы Сарман ИРЦ баш мөхәррире - җитәкчесе Альбина Сабирова;
3 урын – «Алабуга яңалыклар хезмәте» МАУ ЕМР Яңалыклар хезмәте җитәкчесе Гөлназ Титова.
«Торак-коммуналь хуҗалык фокусында» номинациясендә:
1 урын – «Татарстан ДТРК» Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы радиотапшыруларының иҗтимагый-сәяси программалары шеф-редакторы Йолдыз Крепостина;
2 урын – «Казанские ведомости» газетасы редакциясенең бүлек мөхәррире Дмитрий Смирнов;
3 урын – «ТСН» Мәгълүмат-телевизион агентлыгы» ҖЧҖ («Эфир» СК) хәбәрчесе Марсель Бикбаев.
«Үз эшенең профессионаллары» номинациясендә:
1 урын – «Реальное время» интернет-басмасы баш мөхәррире урынбасары Вәсилә Ширшова;
2 урын – «Челнинские известия» газетасы редакциясе хәбәрчесе Ольга Степанова;
3 урын – «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Авангард» газетасы редакциясе» хәбәрчесе Галина Таҗетдинова.
Моннан тыш, «Темага тугрылык» махсус номинациясендә министрлык эшчәнлегенә актив мәгълүмати ярдәм күрсәткән өчен «Татарстан-24» мәгълүмат порталы коллективы җиңүче дип танылды.
Коллегалар, конкурста актив катнашуыгыз, лаеклы материалларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм сезгә яңа иҗади җиңүләр телибез!