М-14 микрорайонындагы өченче йортында социаль ипотека буенча фатир алучыларга фатир ачкычлары тапшырылды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Казанның Идел Буе районының М-14 микрорайонында, социаль ипотека программасы буенча төзелгән, чираттагы йорт урнаштыруы тантанасы узды. Андрей Адо урамында 17 номерлы 255 фатирлы 18 катлы йорт, әлеге микрорайонда өченче урнаштырылган йорт булды. Яңа яшәүчеләргә сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Торак Фонды һәм Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары вәкилләре мөрәҗәгать итте. Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Торак Фонды һәм район хакимияте вәкилләре белән бергә яшәүчеләр узләренең яңа фатирларын карадылар. Йортларда су, җылылык һәм электр энергия счетчик күрсәткечләрен читтән күзәтү системасы урнаштырылган. Моннан тыш, һәр фатирда, хәтта аерым янгын рукав билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International