ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның сентябрендә Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләячәк төбәк операторы компаниясен белдерәчәкләр. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде. Аның сүзләренчә, конкурс нигезендә төбәк операторын сайлап алу җәй дәвамында барачак.

Калдыклар белән эш итү реформасын кертү өчен ведомствоара эшче төркем төзелгән. Аны Рәсәй  Федерациясенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис җитәкләде.  Төркем бурычлары турында министры урынбасары 5 июнь көнне узган бөтенроссия калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча видеоселектор киңәшмә барышында сөйләде.

Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин "Бердәм Россия" партиянең региональ бүлекчәсендә комиссиясе партиянең проектлар буенча утырышында чыгыш ясады. Бу утырышта җәмәгать пространстволары программасының республикада гамәлгә ашыру мәсьәләләре сөйләшенде. Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, министр, нинди дә булса җәмәгатьчелек киңлеге инфраструктура гына түгел, ә барыннан да элек, кешеләрнең үзара бәйләнеш, аралашу өчен, ял итү, спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлек турында кайгырту өчен мохит дип билгеләп үтте. «Иң элек бу зоналар халык бәхете өчен эшләргә тиеш.  Халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль берәмлекләр өчен дә эшчәнле һәм өстенлекле бурычлары арасында иң мөһим юнәлеш. Мондый проектларны гамәлгә ашыру безнең торак пунктларга уңай имидж эшли,  аларны кызыклы, республика халкы һәм кунаклары өчен яшәү тарафыннан уңайлы, экологик яктан куркынычсыз ясый», -  диде министр Ирек Фәйзуллин.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы  хәбәр иткәнчә, "Салават күпере" ТК 12-5 йортында эре төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (шул исәптән түбә ябу да).

Хәзерге вакытта подряд оешмасы "Төзүче плюс" ҖЧҖ башнялы кранның демонтажлау эшләрен башлады. Шуның белән челтәр компанияләренә инженер коммуникацияләрен оештыру буенча эшләр башкару мөмкинлеге бирелә.

 

2017 елның 2 июнь көнне “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе ТР Төзелеш Министрлыгы белән бергә инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка халык төркемнәре өчен җәмәгать транспорт инфраструктурасы объектларында аларга хезмәт күрсәтү буенча тәэмин итү мәсьәләләре буенча укыту уздырганнар. Укуда автотранспорт предприятиеләре, автовокзал, башкарма комитетлар, транспорт  объектларының инфраструктурасын күзәтүче вәкилләре катнашты. Программа авторы һәм төп лекторы, Рәсәй Федерациясе “Уңайлы мохит” дәүләт программасын 2011-2020 елларда Рәсәй Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыруны тикшерү буенча координацион советы әгъзасы, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры киңәшчесе Ирина Просвирякова. 8 июньдә шундый ук укыту Яр Чаллы шәһәрендә башкарылачак.


3
июнь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикаксында ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торакларда капиталь ремонт эшләре барышын 1 мең 882 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә 8 районда 23 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 


2
июнь, 2017 ел
җомга

Мәйданы 227,9 мең кв. метрга, 4709 фатирга 15 йорт төзелә. 2017 елның 10 гыйнварыннан 115 күчмә штаб-киңәшмә үткәрелде. Объектта эшләүчеләр саны - 3097 кеше. 

10 квартал («ГрэйтСтрой» ҖЧҖ 5 йорты)  - 717 кеше;

11 квартал («Казан» Идел буе Төзелү Оешмасы ҖЧҖ 5 йорты)  - 1134 кеше;

12 квартал («КГЭС» ҖАҖ 2 йорты)  - 117 кеше;

12 квартал («Халык йорты» Идел буе Төзелү Компаниясе ҖЧҖ, «БарсЭлитСтрой» ҖЧҖ, «Төзүче+» ҖЧҖ 3 йорты )  - 1129 кеше.

Бүген, штабны үткәргәннән соң, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев 11-4 йортның яшәүчеләренә инде чиста бизәү эшләре барган беренче блок-сессияне күрсәткән.

 

Бүген КДАТУ студентлары һәм «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге» вәкиле очрашуы узды. Әлеге очрашулар максаты- студентларга торак законнары өлкәсендә кирәкле теоретик белемләр укыту. Чара барышында темалар каралды: милекче һәм аның хокуклары, торак кодексында үзгәрешләр, энергияне саклау нигезләре, күпфатирлы йорт идарәсе ысуллары, торак һәм коммуналь хезмәтләр һәм башка күп нәрсәләр. Студентлар торак-коммуналь хуҗалыгында теоретик һәм практик белемнәрен алга таба өйрәнүдә кызыксынуын белдерделәр.

26нчы санлы балалар бакчасында республиканың “Уңайлы мохит” программасы буенча ремонт эшләре старт алды.

Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә 2017 елда 21 йортны капиталь ремонтлау планлаштырылган. Билгеләнгән таләпләргә туры китереп, Торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен подрядчы оешмалар сайлап алынды. Программаны үтәү эшендә барлыгы 9 подрядчы оешма катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International