“Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе ТР Төзелеш Министрлыгы белән бергә "Инвалидлар өчен уңайлы тормыш эшчәнлеге мохите" исемендәге укыту үткәрделәр

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2017 елның 2 июнь көнне “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе ТР Төзелеш Министрлыгы белән бергә инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче башка халык төркемнәре өчен җәмәгать транспорт инфраструктурасы объектларында аларга хезмәт күрсәтү буенча тәэмин итү мәсьәләләре буенча укыту уздырганнар. Укуда автотранспорт предприятиеләре, автовокзал, башкарма комитетлар, транспорт  объектларының инфраструктурасын күзәтүче вәкилләре катнашты. Программа авторы һәм төп лекторы, Рәсәй Федерациясе “Уңайлы мохит” дәүләт программасын 2011-2020 елларда Рәсәй Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашыруны тикшерү буенча координацион советы әгъзасы, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры киңәшчесе Ирина Просвирякова. 8 июньдә шундый ук укыту Яр Чаллы шәһәрендә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International