26нчы санлы балалар бакчасында республиканың “Уңайлы мохит” программасы буенча ремонт эшләре старт алды. Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, эшләр мәктәпкәчә учреждениенең керү төркемендә, шулай ук бина эчендә дә алып барылачак.
Әлеге балалар бакчасы – катнаш төрдәге, монда балалар 12 төркемгә кабул ителә, аларның сигезенә күрүе бозылган балалар йөри. Бирегә барысы 190нан артык бала килә. “Уңайлы мохит” программасы кысаларында мәктәпкәчә учреждениедә пандуслар урнаштырылачак һәм мөмкинлеге чикле балалар өчен санузелларны җайлаштырачаклар.
Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан 1,5 миллион сум акча бүленгән.