Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев җитәкчелегендә алданган өлешчеләр реестрына кертелгән гражданнарның проблемаларын хәл итү буенча юл картасын раслау һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2017 елның 26 май көненнән РФ Хөкүмәтенең 1063-р номерлы боерыгы нигезендә, РФ субъектлары агымдагы елның 1-нче августына кадәр яна форма белән туры ясалган региональ план-графикларны ("юл карталарын") расларга тиеш. Төбәкләргә һәр квартал Рәсәй Федерациясенең Төзелеш министырлыгына актуаль региональ план-графикны һәм аны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны бирергә туры киләчәк. План-график үзеннән тәкъдим итә: проблемалы объектның исеме, өлешчеләр саны (акчалары төзелешкә җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнар реестрына кертелгән), төзүче атамасы. Шулай ук, гамәлгә ашыру сроклары һәм көтелгән нәтиҗәләре белән закон чыгару, оештыру һәм финанс характердагы чараларның исемлеге.
Әгерҗе муниципаль районында, республика программасы кысаларында, Крындинской башлангыч мәктәп-балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә.
Ремонт эшләре “СтройГигант“ ҖЧҖ төзүчеләре алып бара. Бүгенге көндә түбә алыштырылган, тышкы як диварлар җылытылып тышланган, яңа тәрәзәләр, ишекләр куелды. Суүткәргечләр, канализация, җылылык системалары тулысынча алыштырылган. Идәннәр бетонланган һәм аларга линолеум җәелгән. Балалар бакчасы ягындагы идән җылытылган. Бәдрәфләр, аш-су әзерләү, ризыкны тарату, техник һәм кер юу бүлмәләре, балаларга медицина хезмәте күрсәтү урыны – барысы да СанПин һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килердәй итеп эшләнгән.
«Төзүчеләр һәр сүзебезгә колак салдылар. Алны-ялны белми эшләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүче 25 сабый хәзер үк сөенә-сөенә йөриләр бакчага. Без алар эшеннән канәгать, – диләр мәктәп-бакча директоры Рафилә Алиева һәм бакча тәрбиячесе Рәфинә Сабирҗанова.
Президент программасы кысаларында районда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Чираттагы пункт Кайбыч авылында төзелә. Аны " ПМК-5" җәмгыяте төзүчеләре башкара. Хәзерге вакытта эш ќылылык системасын монтажлау, газлаштыру, территорияне төзекләндерү буенча алып барыла.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды.
Мәйданы 227,9 мең кв. метрга, 4709 фатирга 15 йорт төзелә. 2017 елның 10 гыйнварыннан 118 күчмә штаб-киңәшмә үткәрелде. Объектта эшләүчеләр саны - 3111 кеше.
10 квартал («ГрэйтСтрой» ҖЧҖ 5 йорты) - 721 кеше;
11 квартал («Казан» Идел буе Төзелү Оешмасы ҖЧҖ 5 йорты) - 1147 кеше;
12 квартал («КГЭС» ҖАҖ 2 йорты) - 100 кеше;
12 квартал («Халык йорты» Идел буе Төзелү Компаниясе ҖЧҖ, «БарсЭлитСтрой» ҖЧҖ, «Төзүче+» ҖЧҖ 3 йорты ) - 1143 кеше.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев һәм "Салават Күпере" торак комплексында социаль ипотека буенча яшәүчеләрнең чираттагы очрашуы узды. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон" һәм "Свей" компанияләренең өлешчеләре белән очрашу оештырылды. Татарстан Төзелеш министрлыгының Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак төзелешләр белән вазгыять турында сөйләде.
2017 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 32 тикшерү үткәрелде, аларның 13 – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 19 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә түбә катламының төзексез булуына кагылышлы мөрәҗәгать килеп иреште. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "Уютный дом" ИК" ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозуга юл куелган. Тикшерү вакытында мөрәҗәгать итүченең фатирында, стеналарында һәм түшәмдә түбәдән су үтүдән калган эзләр булуы ачыкланды.
"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында, йорт яны территориләрен төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне җыю максаты белән НП "ТКХ өлкәсендә милли иҗтимагый контроль үзәге" "Иң яхшы Россия ишегалды 2017" гомумроссия конкурсын үткәрә. Тулырак мәгъләматне сылтама аша белеп була.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Медицина университеты клиникасы» ДАСУнең хирургия корпусында (Казан шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәсе, Шәриф Камал ур, 12) булды. Делегация составында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча әлеге бинада төзекләндерү эшләре алып барылды.