Министрлыгында гражданнарны кабул итү: "Салават Күпере" торак комплексында социаль ипотека буенча яшәүчеләр, "Фон" һәм "Свей" компанияләренең өлешчеләре

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев һәм  "Салават Күпере" торак комплексында социаль ипотека буенча яшәүчеләрнең чираттагы очрашуы узды. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон" һәм "Свей" компанияләренең өлешчеләре белән очрашу оештырылды. Татарстан Төзелеш министрлыгының Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак төзелешләр белән вазгыять турында сөйләде.
Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International