Төзелеш министрлыгында алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча "юл карталарның" план-графикларын раслау һәм тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев  җитәкчелегендә алданган өлешчеләр реестрына кертелгән гражданнарның проблемаларын хәл итү буенча юл картасын раслау һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 2017 елның 26 май көненнән РФ Хөкүмәтенең 1063-р номерлы боерыгы нигезендә, РФ субъектлары агымдагы елның 1-нче августына кадәр яна форма белән туры ясалган региональ план-графикларны ("юл карталарын") расларга тиеш. Төбәкләргә һәр квартал Рәсәй Федерациясенең Төзелеш министырлыгына актуаль региональ план-графикны һәм аны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны бирергә туры киләчәк. План-график үзеннән тәкъдим итә: проблемалы объектның исеме, өлешчеләр саны (акчалары төзелешкә җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнар реестрына кертелгән), төзүче атамасы. Шулай ук, гамәлгә ашыру сроклары һәм көтелгән нәтиҗәләре белән закон чыгару, оештыру һәм финанс характердагы чараларның исемлеге.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International