Әгерҗе муниципаль районында, республика программасы кысаларында, Крындинской башлангыч мәктәп-балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә.
Ремонт эшләре “СтройГигант“ ҖЧҖ төзүчеләре алып бара. Бүгенге көндә түбә алыштырылган, тышкы як диварлар җылытылып тышланган, яңа тәрәзәләр, ишекләр куелды. Суүткәргечләр, канализация, җылылык системалары тулысынча алыштырылган. Идәннәр бетонланган һәм аларга линолеум җәелгән. Балалар бакчасы ягындагы идән җылытылган. Бәдрәфләр, аш-су әзерләү, ризыкны тарату, техник һәм кер юу бүлмәләре, балаларга медицина хезмәте күрсәтү урыны – барысы да СанПин һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килердәй итеп эшләнгән.
«Төзүчеләр һәр сүзебезгә колак салдылар. Алны-ялны белми эшләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүче 25 сабый хәзер үк сөенә-сөенә йөриләр бакчага. Без алар эшеннән канәгать, – диләр мәктәп-бакча директоры Рафилә Алиева һәм бакча тәрбиячесе Рәфинә Сабирҗанова.