Бүген Казанда «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» XVIII махсуслаштырылган халыкара күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең эшлекле программасының " 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру " дәүләт программасының 2016 елның нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашыру һәм 2017 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы хөкүмәте утырышы үзәк вакыйгаларының берсе булды. Әлеге чара кысаларында Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин үзенең доклады белән чыгыш ясады.
Торак фондына карата күпфатирлы йортларның түбәләрендә нормадан артык кар, боз һәм сөңгеләр тулу предметы буенча үткәрелгән тикшерүләр барышында Бөгелмә муниципаль районында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыкланды, ә атап әйткәндә: Бөгелмә шәһәренең Шашин урамы буенча 7 нче йорт түбәсендә нормадан артык кар тулган иде.
Алабугада торак фондны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 16 йортта ремонт эшләре алып барыла. “2017 елда программаның гомуми лимиты артты: аның өчен 132 миллион сум акча бүлеп бирелде. Программада 32 күп фатирлы йорт катнаша, аның 16сында эш инде башланып китте”,- ди департамент директорының беренче урынбасары Ольга Михайлова.
Татарстан Россия субъектлары арасында энергия нәтиҗәлелеге рейтингында икенче урын (Хаты-Манси округыннан соң) яулады. Шундый нәтиҗәләрне бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты һәм Һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясе катнашында уртак утырышта ТР Энергияне сакчыл куллану технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов әйтеп узды.
Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасына кергән 996 объектның 427сендә эшләр башланган. Күп фатирлы йортларга капремонт быел республиканың 43 муниципаль берәмлегендә алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 15 нче мартта 12.00 сәгатьтә КДАТУ конференц-залында (Яшел урам,1, ауд.1-56) 12.00 дән 13.00 кадәр “Торак-коммуналь хуҗалыгында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү” түгәрәк өстәл узачак.
12 апрель көнне "Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" ДАУ төзелештә квалификация бәяләү үзәге “Төзелештә һөнәри стандартлар кертү. Төбәк аспекты. ” семинар-киңәшмәсен оештыра.
Министр урынбасары Илшат Гимаев ADE GROUP" компаниясе (Төркия Республикасы) вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Сөйкемле хатын-кызлар!
Кадерле әниләр, хатыннар һәм апалар!
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март - сез безгә бүләк иткән яз, матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме белән котлыйм. Бу аеруча якты бәйрәм - кешелекнең гүзәл яртысына рәхмәт билгесе. Һәр хатынга шатлык һәм куңел гармониясе, гаилә иминлеге, бәхет һәм мәхәббәт, үтәү теләкләре үтәлүен телим! Сезнең янәшәгездә һәрвакыт кайгыртучан, яратучы һәм яраткан кешеләр булсын!
«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проект буенча семинарның икенче көне телетрансляциясе.