2017 елның 15 нче мартта 12.00 сәгатьтә КДАТУ конференц-залында (Яшел урам,1, ауд.1-56) 12.00 дән 13.00 кадәр “Торак-коммуналь хуҗалыгында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү” түгәрәк өстәл узачак. Чараның максаты - предприятиеләре хезмәткәрләре, вуз һәм яшьләр аудиториясе арасында торак-коммуналь хуҗалык өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча - кирәкле компетенция дәрәҗәләре, хезмәт базарында аларга ихтыяҗ, эшләүче предприятиеләрдә практика, килешү нигезендә укыту, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре юнәлешләре, һ. б. - турында диалог. Түгәрәк өстәл кысаларында КДАТУ территориясендә “Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгында энергия ресурсларын саклау “ Инженер-Белем бирү үзәге ачылуы турында фикер алышу билгеләнгән.
Чакырылганнар арасында шулай ук төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләре:Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының урынбасары В.Н.Кудряшев, ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыкның ТКХ программалары белән идарә итү һәм тормышка ашыру башлыгы И.Н. Насыров һәм башкалар.