Алабугада торак фонд ремонтына 132 миллион сум акча бүленде

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Алабугада торак фондны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 16 йортта ремонт эшләре алып барыла. “2017 елда программаның гомуми лимиты артты: аның өчен 132 миллион сум акча бүлеп бирелде. Программада 32 күп фатирлы йорт катнаша, аның 16сында эш инде башланып китте”,- ди департамент директорының беренче урынбасары Ольга Михайлова. 

Торак фондта тугыз төрдәге эш башкару күздә тотыла. Аерып әйткәндә, болар – инженерлык челтәрләрен, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасын, канализацияне ремонтлау, йомшак түбәне кыегына алмаштыру һәм йортларның ал якларын җылыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International