2017 елның 15 март көнне "торак-коммуналь хуҗалыгында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә кадрлар әзерләү" түгәрәк өстәл кысаларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты “ПП “ТехВент” ҖЧҖ компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Килешүдә яклар 2014-2018 еллар чорына ике як өчен дә файдалы фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төзелеш тармагын үстерү өстенлекле юнәлешләре буенча, фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык тәҗрибә эшләренең үткәргәндә интеллектуаль, матди, мәгълүмати ресурсларын уртак куллану турында белдерделәр.
17 март көнне "Татарстан Республикасының 2017 елның иң яхшы сметачысы" яңа һөнәри осталык конкурсы башлана. Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Республиканың "Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы" исеменә һөнәри осталык конкурсын үткәрү уңай тәҗрибәсен бик югары бәяләде һәм I бөтенроссия "Рәсәйдә 2017 елның иң яхшы сметачысы" исеменә һөнәри осталык конкурсын үткәрү буенча инициативасын хуплады.
Быел Татарстандагы балалар сәламәтләндерү лагерьләрена капиталь ремонт программасы буенча 100 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.
Әлмәт шәһәренең Лермонтов урамы буенча 45 санлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау барышында Әлмәт зонасы торак инспекциясе Федераль төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы агентлыгының 27.09.2003 № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыклады, ә атап әйткәндә, йорт түбәсендә кар япмалары һәм мөрәҗәгать итүченең фатирында һәм баскычлы урыннарда түбәндән су үтү эзләре бар. Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен "Надежда" ТЭИ ҖЧҖ идарәче компаниясе җитәкчесе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
120 торак йортны тикшерү барышында 37 йортта җитешсезлек очрагы ачыкланды. Нәтиҗәдә идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 37 күрсәтмә бирелде. 2017 елның 15 мартына карата 2 күрсәтмә инспекция контролендә кала бирә. Идарәче компанияләрнең 4 вазыйфаи заты РФ КоАП 7.22 ст. буенча гомуми 16,0 мең сумлык административ җаваплылыкка тартылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Pİ MAKİNA» төзелеш техникасы җитештерү буенча Төркия компаниясе генераль директоры Хаҗи Сары белән очрашты.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында "CNIN" вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә, ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров җитәкчелегендә узды.
Бүген "Буфет"/ "BFFT.space" архитектура-белем бирү киңлегендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министр урынбасары Владимир Кудряшев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) Архитектура һәм Дизайн Институты директоры Карина Набиуллина белән киңәшмә уздырды.
Бүген ДПО "Профстандарт" "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" күпфатирлы йорт хуҗалары өчен укыту семинар үткәрделәр. Чарада 30 кеше катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрның урынбасары Илшат Гимаев белән һәм төзелеш фирмалары мониторинг буенча һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты буенча өлешле төзү объектларын исәпкә алу бүлеге башлыгы Айрат Ахметханов җитәкчелегендә "Фон" һәм "Свей" компанияләр төркеме өлешчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашу узды.