ТР Төзелеш министрлыгында "CNIN" (Франция) компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында "CNIN" вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының идарә, ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров җитәкчелегендә узды. 

Делегациянең бүгенге максаты – компаниянең тәҗрибәсен һәм технологияләрен максималь рәвештә тәкъдим итү. "CNIN" вәкилләре узләренең Европада һәм дөньяның башка илләрендә энергия җитештерүе белән көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводларын тулыдай төзү өлкәсендә үзенең зур тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Алар тәкъдим иткән решеткада яндыру технологиясе һәзерге вакытта Рәссәйдә күзәтелгән кебек бергә, бернинди бүлү белән дә җыелган көнкүреш калдыкларына иң яхшы туры килә. Компания ЕБ һәм Рәссәйдә мондый заводлар өчен кабул ителгән иң югары техник һәм экологик стандартларын үтәвен гарантияли. Чара тәмамланганнан соң яклар арытаба хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International