ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Гомум йорт ихтыяҗлары (ГЙИ) буенча югары исәпләү өчен идарәче оешмалар штрафка тартылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.

2017 елда Татарстанда 31 яңа авыл клубы барлыкка киләчәк. Бу объектларын төзелешенә республика бюджетыннан 274,9 млн. сум бүлеп бирелгән. 2012 елда ТРда мәдәни җәмәгать үзәкләре төзү буенча "Авыл клублары" программасы кабул ителгән иде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.

РФ Президенты 2016 елның  16 май көне үткәрелгән социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Комиссия Утырышында билгеләнгән Россия Федерациясе халкынына региональ һәм муниципаль идарә органнарының төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә эшләре турында  тулы мәгълүмат бирү максатына таянып ачык мәгълүмат агентлыгы "Россия Яңалыклары" һәм"Россиянең икътисади сәясәте" журналы редакциясе РФ стратегик проектлары һәм субъектларының программалары буенча "Россия һәм төбәкләре" исемендәге җыелма яңалык күзәтү формалаштыра.

Татарстанда быел 11 яңа чаңгы базасы барлыкка киләчәк. Модульле базалар төзүгә 66 млн сум акча тотылачак – һәркайсына 6шар млн. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерде.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

КДАТУда Миндәлә районы  башлыгы Валерий Чершинцев һәм университет ректоры Рашид Низамов очрашуы узды. Очрашу барышында Миндәлә шәһәренең иҗтимагый киңлекләр инфраструктурасын яңарту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Университетның бер төркем яшь архитекторлар проект эше яңа заманча урбанистика белән район территориясе үсеше белән шөгыльләнәчәк. Район башкарма комитеты һәм университет арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган булачак.


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Яңа Чишмәнең Чистопольская  6  урамында ятим балалар өчен йорт төзелә.Төзелешне ООО «Төзүче» оешмасы башкара. Хәзерге вкытта стенасы төзелә, бүлмәләр бүленә.


18
март, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 17 мартына 526,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 103% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән сезне һөнәри бәйрәм - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу – тыныч, затлы һәм хөрмәткә лаек һөнәрләрнең бәйрәмләренең берсе. Сер түгел, торак-коммуналь өлкәсе ил икътисадының иң катлаулы тармагы. Бүген барысы да коммуналь структураларның күнеккән туктаусыз эшләүгә ияләште, әмма бик азлар гына бу катлаулы процесс артында күп йөзләгән кешеләрнең җайга салынган эше торганы турында уйлый.


17
март, 2017 ел
җомга

Шәһәрнең узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында нигез салынган Яшьләр паркы тиздән тагын бер яшьлеген кичерәчәк – анда төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ул ике этаптан торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International