2017 елда 996 йорт төзекләндерү планлаштырыла

2017 елның 21 марты, сишәмбе

2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү программасы да дәвам иттерелә. Узган ел, мисал өчен, 848 күпфатирлы йорт төзекләндерелгән. 2017 елда тагын 996 йорт төзекләндерү планлаштырыла.

“Арендалы торак программасы нигезендә, югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү максатыннан, 354 фатирга исәпләнгән 30 торак йорт кулланылышка тапшырылды. Аларның гомуми мәйданы 20 мең кв метр тәшкил итә”, - диде Илдар Халиков чыгышында. Быел Татарстанда 123 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырта алачак. Әлеге максатка нәкъ шул кадәр кешегә субсидияләр бүлеп бирү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган ел республикада 407 ветеран торак шартларын яхшыртуга ирешкән. 

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен узган елда бюджеттан 339,2 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шуның нәтиҗәсендә 311 ятим бала тораклы булган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары каршында тоткан хисабында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. “Быел әлеге максатларга 346,7 млн сум акча бүленгән. Бу тагын 305 ятим баланы фатирлы итү мөмкинлеге бирә. Әмма торакка 1243 кеше мохтаҗ”, - диде ул.Сүз уңаеннан, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен узган елда 137,1млн сум акча бүленгән булган. Нәтиҗәдә, шундый 42 гаиләнең фатир мәсьәләсе чишелгән. Татарстанда 27 меңнән артык гаиләгә, 3 нче балалары тууыга бәйле рәвештә, җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 26 нчы утырышында республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International