Гомум йорт ихтыяҗлары (ГЙИ) буенча югары исәпләү өчен идарәче оешмалар штрафка тартылачак

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Гомум йорт ихтыяҗлары (ГЙИ) буенча югары исәпләү өчен идарәче оешмалар штрафка тартылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде."Әгәр идарәче оешмалар ГЙИ исәпләү тәртибен боза, торак инспекциясе граңданнар мөрәҗәгатьләре һәр факт буенча тикшерү үткәрәчәк– вазифаи һәм юридик затларның карата административ түләтү эшләргә булачак ", – дип интервью барышында беренче министр урынбасары билгеләп үтте. 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия ГЙИ түләү хисаплавы буенча яңа тәртипкә күчте. РФ Хөкүмәте карары белән расланган гомумйорт ихтыяҗлары коммуналь хезмәтләр категориясеннән торак категориясенә күчерелә. ГЙИ – бу йортларда яшәүчеләр подъездда яктырту, су өчен, җыеп алу һ. б өчен түләү. ГЙИ нормативын төбәк хакимияте билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International