ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Быел Татарстанда 146 белем бирү оешмасына капиталь ремонт уздыру планлаштырыла.  Бу мәгълүматларны бүген журналистларга “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Казан ярминкәсендә 25-28 апреленә кадәр ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә «ВолгаСтройЭкспо» 22 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. 

2017 елда Татарстанда 681,38 миллион сумга 10 ресурс үзәгенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткән иде.

Агымдагы елда “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы кысаларында Нурлат районында 18 ятим фатир алачак. Август аенда Нурлатның Кызыл Армия урамында 24 фатирлы йорт барлыкка киләчәк. Узган атнада биредә нигез салу эше башланды.


24
март, 2017 ел
җомга

Ел башланганнан бирле Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 1180 тикшерү уздырылган, шулар нәтиҗәләре буенча Казанда һәм Алексеевскта 9 техник иминлекне бозу очрагы ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Татарстанның ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча региональ үзәге идарәче компанияләр рейтингын төзеячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә  үзәгенең башкарма директоры Дмитрий Романов хәбәр итте. Спикер сөйләвенчә, рейтингны төзү өчен идарәче компанияләр эшчәнлеге буенча тиешле бәяләү критерийларын эшләргә кирәк.

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районы Кугунур һәм Нуринэр авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә Казанның Генераль планы турында фикер алышу булды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты. 

Түбән Кама торак инспекциясенә Төзүчеләр проспекты буенча 6 номерлы йортның 409нчы фатирында яшәүчедән подъездда ут булмау турында мөрәҗәгать килеп иреште. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм баскыч урыннарында яктырту системасын тиешенчә карап тоту, йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча үз вакытында чаралар күрелмәү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "УК-Вокзальная-1" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты инспекция тарафыннан, штраф салынып, РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанның Төзелеш министрлыгында, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов һәм Чиләбе өлкәсе икътисади үсеш министры Сергей Смольников белән тәҗрибә уртаклашу буенча очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International