Татарстанда идарәче компанияләр рейтингы формалаштырылачак

2017 елның 24 марты, җомга

Татарстанның ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча региональ үзәге идарәче компанияләр рейтингын төзеячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә  үзәгенең башкарма директоры Дмитрий Романов хәбәр итте. Спикер сөйләвенчә, рейтингны төзү өчен идарәче компанияләр эшчәнлеге буенча тиешле бәяләү критерийларын эшләргә кирәк.

Без нинди дә булса хуҗа мөрәҗәгате яки шикаять нигезендә башкару белән бәйле сораулар буенча гына тикшерүне уздырыра алмыйбыз. Без, мөгаен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эш идарәче компания ягыннан күрсәтелә, халык белән эш ничек алып барыла, торак милекчеләре белән җыелышлары ешлыгына таяначакбыз,- дип аңлатты Романов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International