Казан ярминкәсендә 25-28 апреленә кадәр ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә «ВолгаСтройЭкспо» 22 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел күргәзмәдә 250 дән артык компания катнаша. Катнашучылар яңа төзелеш өлкәсендәге, изоляциялы һәм бизәү материаллары, җиһазлар, станоклар һәм инструментлар, төзелеш-юл техникасы һәм запас частьләр, инженер системаларын һәм коммуникацияләрне тәкъдим итәләр. "ВолгаСтройЭкспо" күргәзмәсе нәтиҗәле эшлекле мәйданчык булып тора, ул яңа эшләнмәләре белән әйдәп баручы җитештерүчеләр һәм төзелеш комплексы белән танышырга мөмкинлек бирә, сату базарларын киңәйтү максатларында, яңа товар белән тәэмин итүчеләрне табарга, коллегалар белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, төзелеш тармагын үстерү, бизнес-партнерлыкны җайга салу һәм элемтәләрне ныгыту.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга була.