Нурлат районында 18 ятим баланы торак белән тәэмин итәчәкләр

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Агымдагы елда “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы кысаларында Нурлат районында 18 ятим фатир алачак. Август аенда Нурлатның Кызыл Армия урамында 24 фатирлы йорт барлыкка киләчәк. Узган атнада биредә нигез салу эше башланды. 

“Ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә. Республика һәм район җитәкчелеге тарафынан әлеге категориядәге барлык балаларның да тулы кыйммәтле тормышы булсын өчен барысы да эшләнә. Нурлатта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга зур игътибар бирелә", – дип сөйләгән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин төзелеш объектларын тикшерү вакытында."Фатирлар яңа йортлардан гына тапшырыла. Егетләр һәм кызлар аларны Татарстанның теләсә кайсы районында сайлый ала. Ятимнәргә бүленеп бирүче торак мәсьәләсен район башлыгы Равил Кузюров үз контролендә тота. Программаны үтәү вакыты августка билгеләнгән.

Программа муниципалитетларда кертелгәнче ятимнәргә социаль торак һәм фатир бүлеп бирү мөмкинлеге юк иде. Бу эш 2008 елдан мөмкин була башлады. Без балаларны тизрәк хисапка куя башладык, чөнки закон буенча аларга 23 яшь тулганчы гына фатир бирелә ала. Ятимнәр торакны яңа йорттан ала, икенчел торактан ярамый. Бу закон таләбе. Балачакларында шундый ачы язмышка ия булган ятимнәр өчен бушлай фатир алу, әлбәттә, зур бәхет", – дип өстәде районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ирина Савинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International