2017 елда Татарстанда 681,38 миллион сумга 10 ресурс үзәгенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткән иде.
Ул капиталь ремонт программасының 2014 елдан гамәлдә булуын әйтте. “Өч ел эчендә, республиканың эш белән тәэмин итүчеләренең кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, 27 ресурс үзәгенә 2 млрд 39 млн 464 мең сумлык ремонт уздырылды”, - дип белдерде.
23 нче мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел каралган барлык 10 объектта да эшләр инде башланган.
Бу түбәндәге ресурс үзәкләре:
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы;
Казан радиомеханика көллияте;
Кукмара аграр көллияте;
Әлмәт һөнәри көллияте;
Нурлат аграр техникумы;
Е. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте;
Халыкара сервис көллияте;
Актаныш технология техникумы;
Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте;
Казан сәүдә-икътисад техникумы (җиһаз, инвентарь алу).