Бүген "Буфет"/ "BFFT.space" архитектура-белем бирү киңлегендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министр урынбасары Владимир Кудряшев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) Архитектура һәм Дизайн Институты директоры Карина Набиуллина белән киңәшмә уздырды. Шулай ук "Буфетка" Россияда танылган сынчы Владимир Демченко килде. Ул иҗади мәйданчыкны һәм студентлар эшен карап чыкты. В. Демченко студент-архитекторлар арасында иҗади үсеш өчен кирәкле шартлар оештырылуына соклануын белдерде һәм "Ямьле Ил" проекты буенча территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча үз фикерләре белән уртаклашты.