Быел Татарстандагы балалар сәламәтләндерү лагерьләрена капиталь ремонт программасы буенча 100 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.
Спикер сүзләренә караганда, дүрт балалар сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт планлаштырылган, шулай ук өстәмә 4 бина төзеп, өч объектта реконструкция үткәререргә телиләр.
“1 майга кадәр төзү-монтаж эшләре алып барылачак. Майда объектларны контроль органнарына тапшырачакбыз”, - диде Фролов.
Ул бүген балалар аланнарының капиталь ремонты - 60 процентка, төзелеш эше – 30 процентка, ә реконструкция 15 процентка үтәлгән диде.
Спикер залда булучыларга әлеге программа 2014 елдан эшли башлады, дип белдерде. 2014-2016 еллар аралыгында барлыгы 36 балалар аланында ремонт үткәрелгән, 5 яңа бина төзелгән һәм берсендә реконструкция булган. Финанслауның тулы күләме - 306 миллион 350 мең сум.