ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

"Белемле кулланучы мәктәбе" Федераль проекты кысаларында "ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" вәкилләре Һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары өчен Вәкатлеләр белән очрашу узды. 

"Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" өстенлекле милли проектын тормышка ашыру кысаларында, йорт яны территориләрен төзекләндерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне җыю максаты белән НП "ТКХ өлкәсендә милли иҗтимагый контроль үзәге" "Иң яхшы Россия ишегалды" гомумроссия конкурсын үткәрә. Тулырак мәгъләматне сылтама аша белеп була.

Мәктәптә катнашу өчен Россияның 40-тан артык шәһәреннән 700 заявка архитекторлардан, урбанистлардан, шәһәр активистларыннан, инженерлардан, социолаглардан һәм маркетологлардан бирелгән.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аудитор оешмасын сайлап алуда катнашырга чакыра. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2017 елның 3 мартыннан алып 15 нче мартка кадәр кабул ителә. Тулы мәгъләматны сылтама аша күчеп белеп була.


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017елның 1 нче мартыннан КП "ТКХ тикшерү"  КП "Җирле үзидарә органнарының реформаларына ярдәм итү фонды" белән берлектә "Дистацион ТКХ мәктәбе" кысаларында белем бирү видеосеминарлары циклын ача.

22 февралендә Чирмешәндә төзелгән, ике катлы 16 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырдылар. Район үзәгендәге “өй туе“нда, торак хуҗалыкларына тантаналы төстә ачкычлар тапшыру бәйрәмендә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты, аны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде.

 


25
февраль, 2017 ел
шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 36 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан эшләр 327 сендә башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрлзре һәм ветераннары! Кадерле коллегалар! Министырлык һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Ватан саклаучы Көне белән көтлыйм! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм, һәм сезнең һөнәри тормышыгызда яңа югарылыкларга менүегезне телим, гаиләгездә тотныклык һәм гармония булсын, һәр көнегездә шатлык һәм күңел көрлеген телим.

Казан Федераль Университетының Яр Чаллы филиалында Инжиниринг узәгендә студентларның Төбәк Үзәге вәкилләре белән очрашу узды. 

17 февральдә Алабуганың шәһәр мәдәният сараенда “Искә мәйдан” шәһәр паркы эскиз проектына презентация ясалды. Очрашу территорияне төзекләндерү буенча фикер алышуга багышланды. Төзекләндерү эшен тормышка ашыру Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек киңлекләрен үстерү программасы нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Очрашуда Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International